Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшыра

Татар Әйшәсендә һәм Бәерли авылында халык күптәннән көткән вакыйга булды - модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Татарстан Республикасында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары "2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына башлангыч медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү" дигән максатлы программаны тормышка ашыру кысаларында ачыла. Хәзер Биектау районында шундый 7 учреждение файдаланыла инде. Медпунктларны ачу тантанасында район башлыгы...

Татар Әйшәсендә һәм Бәерли авылында халык күптәннән көткән вакыйга булды - модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.

Татарстан Республикасында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары "2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына башлангыч медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү" дигән максатлы программаны тормышка ашыру кысаларында ачыла. Хәзер Биектау районында шундый 7 учреждение файдаланыла инде.

Медпунктларны ачу тантанасында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Биектау район хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук авыл кешеләре катнашты.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин халыкны социаль яктан әһәмиятле объектлар ачылу белән котлады, барысына нык сәламәтлек, әлеге медицина учреждениесенә профилактика максатында гына йөрүләрен теләде.

- Яңа биналар авыл кешеләренә башлангыч медицина ярдәме күрсә-түнең сыйфатын күтәрергә, файдалануда уңайлырак итәргә, медицина хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә, - диде Фәридә Яркаева.

Районның баш табибы игътибарны фельдшерларның намус белән эшләүләренә юнәлтте һәм аларга үз хезмәтләренә турылыклы булганнары өчен рәхмәт белдерде. Эмиль Шәрәфиевнең шушы сүзләреннән соң авыл халкының гөрләтеп кул чабуы ул әйткән-нәрнең дөреслеген раслады.

Мондый медпунктлар - ерак авыллар өчен зур шатлык. Алар заманның барлык таләпләренә җавап бирәләр, тиешле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев