КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ак Барс Иминият компаниясе
«АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ – Татарстан Республикасы үсешенә һәм алгарышына 16 елдан артык өлеш кертә торган, динамик үсештәге төбәк компаниясе.
-
Кадерле биектаулылар, районыбыз кунаклары!
Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм!
-
9 майда район үзәгендә митинг булачак
9 нчы майда Биектау районы үзәгендә совет халкының Бөек Ватан сугышындагы җиңүенә багышланган тантаналы митинг уздырылачак.
-
Биектау районында беренче салкыннар
"Биектау" медиахоолдингы фотографы Екатерина Краевадан фотоэтюд
-
Биектау районы көрәшчесе Нәфис Миңнебаев чемпион исеменә лаек булды (ВИДЕО)
Ярышлар 21, 22 октябрь көннәрендә "Ак Барс" көрәш сараенда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган XXI республикакүләм ярыш статусында узды. Ярышларда 300 дән артык спортчы катнашты
-
Татарстанның 2017 ел бюджетында республика программаларын финанслау кыскартылмый
30 программаның һәркайсы бюджет проектына кертелгән. Татарстан Дәүләт Советында парламент тыңлаулары барышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков депутатлар соравына җавап биреп, бюджет проектында дәүләт программаларын финанслауны кыскарту күздә тотылмый, диде. "Бездә барлыгы 30 программа гамәлдә, аларның һәркайсы бюджет проектына кертелгән, акча тоту нәтиҗәлелеген күтәрү өчен хәзер ревизия үткәрелә. Ләкин финанс күләмен...
-
Татарстанда грипп белән авыручылар 2017 елның гыйнвар уртасында артачак - Роспотребнадзор
Узган сезонда грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясеннән килгән зыян 4 млрд сумнан арткан. Татарстанда грипп белән авыручылар саны 2017 елның гыйнвар уртасында артуы көтелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе...
-
Биектау көрәшчеләре 200 спортчы арасында җиңүгә иреште
16 октябрь көнне Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында спорт мастеры Константин Волков истәлегенә Россия күләмендә ирекле көрәш буенча турнир уздырылды. Әлеге турнирга Таджикистан, Башкортостан республикаларыннан, Октябрьск, Ижевск шәһәрләреннән, Татарстанның Әлмәт, Менделеевск, Мамадыш, Тукай районнын, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән 200 дән артык спортчы катнашты. Биектау районы спортчылары әлеге турнирда...
-
Биектау районы кырларыннан бәрәңге һәм кәбестә уңышы тулаем җыеп алынды
Октябрь ае - басулардан соңгы уңышны җыеп ала торган вакыт. Бүгенгесе көндә район кырларында бәрәңге һәм кәбестә уңышы тулаем җыйналып бетте. Бәрәңге - икенче икмәк Район буенча бәрәңге алу 14 октябрьгә тулаем тәмамланды. Иң беренче булып, "Татарстан" агрофирмасы бәрәңге уңышын җыеп бетерде дип хәбәр иттеләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
-
Татарстанның 2017 елга бюджет дефициты 7,6 млрд сум булыр дип фаразлана
Ә кереме 166,8 млрд сум булуы планлаштырылган. Татарстан Президенты тарафыннан 2017 елга республика бюджеты 166,8 млрд, чыгымы 174,4 млрд сум булыр дип планлаштырылган. Бу хакта бүген 2016 елның 9 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджет үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. "Бюджет проектында, федераль бюджетны каралышка...
-
Россиядә шикәргә бәя арту сәбәпләре ачыкланды
"Шикәр эше" буенча утыз дүрт заводка һәм коммерцияле булмаган «Россия шикәр җитештерүчеләре берлеге» оешмасына карата карар чыгарылды. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе «Шикәр эше»нә нокта куйды. Комиссия 34 заводка һәм коммерцияле булмаган «Россия шикәр җитештерүчеләре берлеге» оешмасына карата карар чыгарды. Монополиягә каршы орган карарында шикәр заводларының «Көндәшлектән яклау...
-
Үзәк мәдәният йортында төзүчеләр көне узды (ФОТО)
Бүген Биектау районы Үзәк мәдәният йортында төзелеш өлкәсендә эшләүчеләрне котладылар. Бәйрәмдә төзүчеләргә бүләкләр бирелде, котлау сүзләре әйтелде. Төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров котлады. Төзүчеләргә концерт программасы да күрсәтелде. Алдагы елларда районда 50 кв.метр төзелеш мәйданы кулланылышка тапшырыла иде. Быел исә бу күрсәткеч 64 кв.метр га...
-
Кранда су булачакмы? Барысы да сездән тора
Кибеттән ипине түләмичә алып булмаган кебек крандагы суны да түләмичә генә алып булмый. Су кранга үзеннән үзе генә килми. Кранны ачкач та су агып торсын өчен йөзәрләгән кеше хезмәт куя. Өебездә су булачакмы, юкмы - барысы да үзебездән тора Биектаулыларның коммуналь хезмәт түләүләре буенча җыелган бурычы 30 миллион сумнан артып...
-
Биектау районында 8992 кеше гриппка каршы вакцина ясаткан
Хәзерге вакытта Татарстанда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе бара. Гриппка каршы прививка ясату өчен сентябрь, октябрь, ноябрь айлары кулай санала. Бу эпидемия башланганчы кешедә иммунитет эшләп чыгарылсын өчен кирәк. Вакцина кертүгә, гриппка тулысынча каршы тора алучанлык барлыкка килсен өчен 2-3 атна вакыт таләп ителә. Прививка ясату турында яшәү урыны буенча...
-
Иртәгә газета-журналларга «Язылу декадасы» уза.
Иртәгә язылу кампаниясе декадасы башланып китәчәк.13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр "Биектау хәбәрләре" һәм "Высокогорские вести" газеталарына 2017 елның беренче яртыеллыгына ташламалы бәядән-525 сумга язылап булачак. Исегезгә төшерәбез, Биектау тимер юл станциясе бистәсе һәм Биектау авыллары оешма-предприятиеләре өчен махсус тәкъдим, киләсе елның 6 аена газетага 450 сумнан язылырга мөмкин.