Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Биектау районында 8992 кеше гриппка каршы вакцина ясаткан

Хәзерге вакытта Татарстанда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе бара. Гриппка каршы прививка ясату өчен сентябрь, октябрь, ноябрь айлары кулай санала. Бу эпидемия башланганчы кешедә иммунитет эшләп чыгарылсын өчен кирәк. Вакцина кертүгә, гриппка тулысынча каршы тора алучанлык барлыкка килсен өчен 2-3 атна вакыт таләп ителә. Прививка ясату турында яшәү урыны буенча...

Хәзерге вакытта Татарстанда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе бара. Гриппка каршы прививка ясату өчен сентябрь, октябрь, ноябрь айлары кулай санала. Бу эпидемия башланганчы кешедә иммунитет эшләп чыгарылсын өчен кирәк. Вакцина кертүгә, гриппка тулысынча каршы тора алучанлык барлыкка килсен өчен 2-3 атна вакыт таләп ителә. Прививка ясату турында яшәү урыны буенча һәрбер хастаханәдә, яки фельдшер-акушерлык пунктларында белешергә була. Ул федераль бюджет чараларыннан бушлай ясала.

2016 елда Биектау районында план буенча барлыгы 19290 кешегә гриппка каршы вакцина ясарга җыеналар. Вакцина 4680 балага һәм 14610 олы яшьтәге кешегә ясалырга тиеш.

Әлеге вакытка Биектау районына 12510 доза вакцина кайтарылган, ә 8992 кеше гриппка каршы вакцина ясатып өлгергән.

Биектау Үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника ярдәме буенча урынбасары Елена Татаринова районда гриппка каршы вакцина ясау кампаниясе барышы турында фикерләрен җиткерде: "Биектау районында гриппка каршы вакцина ясату план буенча бара, ул 1 ноябрьгә тәмамланырга тиеш. Бүгенгесе көндә 1877 балага һәм 7115 олы кешегә гриппка каршы вакцина ясалган", - дип белдерде ул.
P.S. Узган ел грипп һәм көчле вирус инфекция авырулары (ОРВИ) белән республика халкының 10,9% авырган. Бу республика буенча 421709 кеше дигән сүз. Шуларның 536 сына грипп диагнозы куелган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев