Кранда су булачакмы? Барысы да сездән тора
Кибеттән ипине түләмичә алып булмаган кебек крандагы суны да түләмичә генә алып булмый. Су кранга үзеннән үзе генә килми. Кранны ачкач та су агып торсын өчен йөзәрләгән кеше хезмәт куя. Өебездә су булачакмы, юкмы - барысы да үзебездән тора Биектаулыларның коммуналь хезмәт түләүләре буенча җыелган бурычы 30 миллион сумнан артып...
Кибеттән ипине түләмичә алып булмаган кебек крандагы суны да түләмичә генә алып булмый. Су кранга үзеннән үзе генә килми. Кранны ачкач та су агып торсын өчен йөзәрләгән кеше хезмәт куя. Өебездә су булачакмы, юкмы - барысы да үзебездән тора
Биектаулыларның коммуналь хезмәт түләүләре буенча җыелган бурычы 30 миллион сумнан артып китә. Бу акчага көнкүреш коммуналь хезмәте күрсәтү өлкәсендә техник яктан зур үзгәрешләр ясап булыр иде, диләр анда эшләүчеләр. Бурычның 4 миллион сумы коммуналь челтәрләр предприятиесенә туры килә. Коммуналь челтәр предприятиесе - ул су һәм канализация челтәре. Кулланучылар тарафыннан әлеге төр хезмәткә бик күп дәгъва сүзләре дә бар.
Биектау районында коммуналь хезмәтләргә түләү нибары 96% кына тәшкил итә. Әлеге сан уртача республика күрсәткеченнән кимрәк. Район коммуналь хезмәтләргә түләү буенча республикада кызыл зонада тора.
"Кайбер ваемсыз кулланучылар аркасында безнең дә бурыч җыела. Без дә хуҗалык эшләре алып барабыз. Безнең дә газга, утка, суга түлисе бар. Кулланучылардан акча килмәү сәбәпле безгә ресурслар бирүчеләргә үзебез дә агымдагы түләүләрне түли алмый интегәбез. Шул сәбәпле хезмәтнең сыйфаты төшә, халык зарлана башлый, - ди "Биектау коммуналь челтәрләре" предприятиесе җитәкчесе Руслан Алиев. - Безне артка сөйрәүче өч авыл җирлеге бар: Биектау, Красносельский һәм Семиозерский авыллары. Кара исемлеккә Усад бистәсе дә кергән иде. Соңгы вакытларда биредә кулланучылар 100% түли башладылар".
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәргә кирәк, гамәлдә булмаган абонентлар да байтак. Алар коммуналь челтәрләргә рөхсәтсез кушылган кешеләр. Андыйлар белән челтәр хезмәткәрләре көн саен эш алып бара. Һәр тиен, һәр сум өчен чын мәгънәсендә көрәш бара. Һәркем үзенә тиешле җәзаны ала.
"Җәза катгый булачак, - ди руслан Алиев. - Безнең хезмәт белән рөхсәтсез куллана торган кешеләрнең канализация һәм су торбалары үтә торган урыннарын махсус техника ярдәмендә яңадан казып, су килүне туктатабыз. Алар без яллаган махсус техника өчен дә, яңадан безнең челтәргә тоташу өчен дә өстәмә акча түләячәк".
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре белән бушлай гына кулланырга теләүчеләргә 70 мең сумга кадәр штраф салына. Ничек кенә булмасын, иртәме, соңмы - барыбер түләргә туры киләчәк.
"Без түләмәүчеләрне судка бирәбез. Бүгенге көндә барлыгы 277 эш судка җибәрелде", - ди "Биектау коммуналь челтәрләре" предприятиесе юристы Ранис Шәрәфиев. - Суд карарын үтәтүчеләрне дә җәлеп итәчәкбез. Суд чыгымнары да бурычлыларның үз җилкәсенә төшәчәк".
Биектау коммуналь хезмәт күрсәтү предприятиеләре икътисади кыен шартларда да челтәрләрне төзекләндерү, яңаларын салу өстендә эш алып баралар. Күптән түгел Биектау авылында яңа су үткәргеч торба салынды. Элек су басымы түбән булганда ул йортларга суны өйгә кадәр китереп бирәләр иде. Хәзер бу проблема бөтенләйгә хәл ителде. Әгәр кулланучылар барысы да 100% түләсәләр, мондый характердагы проблемлар, гомумән, булмас та иде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев