Узган сезонда грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясеннән килгән зыян 4 млрд сумнан арткан.
Татарстанда грипп белән авыручылар саны 2017 елның гыйнвар уртасында артуы көтелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе...
Узган сезонда грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясеннән килгән зыян 4 млрд сумнан арткан.
Татарстанда грипп белән авыручылар саны 2017 елның гыйнвар уртасында артуы көтелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
"Бүгенгә грипп иң массакүләм респирацияле авыру булып кала. Ел саен дөньяда аннан 500 меңгә кадәр кеше үлә. Өлкәннәр арасында һәр унынчы кеше, шулай ук һәр өченче бала грипп белән авырый, һәр җиденче авырган кеше җитди ялкынсынулар ала", - дип сөйләде спикер.
Аның сүзләренчә, Татарстанда йогышлы авырулар структурасында грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясенә уртача 85-89 процент туры килә. Республикада ел саен грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясе белән уртача 13 процентка кадәр кеше авырый.
Узган сезонда Татарстанда яшәүчеләрнең 10,9 проценты грипп белән авырган, бу 421 мең 709 кеше дигән сүз. Алардан 536 кеше, шул исәптән 147 бала грипп белән авырган. Алар гриппка каршы прививка ясатмаган булган.
Узган сезонда грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясе авырулары таралуны кисәтү өчен мәгариф учреждениеләрендә чикләү чаралары актив кулланылды. Татарстанның барлыгы 35 мәктәбендә белем бирү процессы туктатылды, бу балалар коллективларында төркемләп авыруга юл куймаска ярдәм итте. "Бу бик нәтиҗәле чара. Быел ихтыяҗ булган очракта ул шулай ук кулланылачак", - дип белдерде Авдонина.
Билгеләп үтик, узган сезонда грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясеннән килгән зыян 4 млрд сумнан арткан.
Бүгенге вазгыятькә килгәндә, республикада, гомумән, Россия буенча кискен тын юллары вируслы инфекциясе авырулары күрсәткечләре түбән. 2013 елның 41 нче атнасында, 10-16 октябрьдә авыру күрсәткечләре эпидемия бусагасыннан 39 процентка түбән, ә Казанда - 10,7 процентка. Шулай да авыруларның атна саен 5-7 процентка артуы күзәтелә.
Нет комментариев