Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанның 2017 елга бюджет дефициты 7,6 млрд сум булыр дип фаразлана

Ә кереме 166,8 млрд сум булуы планлаштырылган. Татарстан Президенты тарафыннан 2017 елга республика бюджеты 166,8 млрд, чыгымы 174,4 млрд сум булыр дип планлаштырылган. Бу хакта бүген 2016 елның 9 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджет үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. "Бюджет проектында, федераль бюджетны каралышка...

Ә кереме 166,8 млрд сум булуы планлаштырылган.
Татарстан Президенты тарафыннан 2017 елга республика бюджеты 166,8 млрд, чыгымы 174,4 млрд сум булыр дип планлаштырылган. Бу хакта бүген 2016 елның 9 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджет үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
"Бюджет проектында, федераль бюджетны каралышка кертү вакыты октябрь ахырына күчерелү сәбәпле, федераль акчалар юк. Ул икенче укылышка планлаштырылган", - дип аңлатты министр. 2017-2019 елларга бюджет формалаштырылганда 2017 елга керемнәр күләме нефтьнең барреле 40 доллар, доллар курсы 65 сум, инфляция 4,9 процент исәбе файдаланып саналды, диде Радик Гайзатуллин.
Татарстанның финанслар министры сөйләгәнчә, республиканың берләштерелгән бюджетына 9 айда салым һәм салым булмаган керемнәрдән 164,9 млрд акча җыелган. Республика бюджетына - 136,7 млрд сум.
Татарстан бюджетына керемгә салынган салым суммасы 53,7 млрд сум булган. Берләштерелгән бюджетка физик затлар кеременә салымнан 44,8 млрд сум акча кергән, шулардан республика бюджетына - 31,2 млрд сум, җирле бюджетларга - 13,6 млрд сум.
Р. Гайзатуллин сүзләренчә, Татарстанның берләштерелгән бюджеты чыгымнары 169 млрд сум тәшкил иткән, республика бюджетыныкы - 145,6 млрд сум. Җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар үз вакытында 26,7 млрд сум күләмендә бүлеп бирелгән.
"Быел 9 айда республика учреждениеләре бюджеттан тыш эшчәнлектән 5,1 млрд сум керем алган, муниципаль учреждениеләр - 1,5 млрд сум. Әлеге күрсәткечләр былтыргыдан артык", - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
1 октябрь мәгълүматы буенча дәүләт бурычы 95,1 млрд сумга җитте һәм ел башындагыдан 3,8 млрд сумга артты, диде министр. Бурыч артуны ул федераль бюджеттан 3,5 млрд сум күләмендә өстәмә бюджет кредитлары алу белән бәйле булуын белдерде. Татарстанның дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр күләме Россия сумы курсы үзгәрүе аркасында 0,3 млрд сумга артты. Дәүләт бурычының гомуми суммасыннан (95,1 млрд сум) 66,9 млрд сумы, яки 70 проценты, - ул реструктуризацияләнгән, ягъни бурычка хезмәт күрсәтү шартлары яңадан озак вакытка каралган (2023 елга кадәр) бурыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев