28 февраль 2013 яңалыклары
-
ЧИК САКЧЫСЫ БУЛГАН
Әтием Марат Мәгъфур улы Салихов 1986 елда Ерак Көнчыгыш чик буе округына чакырыла. Бу чик буе округы анда Советлар Союзы Герое, чик буе хезмәте полковнигы Никита Карацупаның хезмәт итүе белән данлыклы. Әтием ике ел Ватаныбыз чикләрен саклый. Яшь сугышчы курсын ул Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә өйрәнү-автобронетранспорт ротасында уза. Аннан соң...
-
БЕЗНЕҢ ӨЧЕН ЯҢА СПОРТ ЕЛЫ УҢЫШЛЫ БАШЛАНДЫ
16 нчы февральдә Лаеш район үзәгендә күзләре начар күрүче инвалидлар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырылды. Бу республика инвалидлары арасында 2013 елда беренче спорт ярышы булды. Мондый чемпионатны уздыруның максаты һәм бурычлары: инвалидлар арасында футболны тагын да үстерү һәм популярлаштыру, алар арасыннан Татарстан Республикасының иң көчле уенчыларын ачыклау, Россия...
-
АКЫЛНЫ ЭШКӘ ҖИГЕП
23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә "Балкыш" Балалар иҗат йортында малайлар һәм аларның әтиләре өчен шахмат-шашка турниры булды. Турнирда кызлар, шулай ук аларның әниләре дә актив катнашты. "Балкыш" Балалар иҗат йорты педагоглары Илдар Җиһангир улы Фазылов һәм Анастасия Геннадьевна Янышева турнирны югары дәрәҗәдә уздырдылар. Турнирда балалар бер-берсе белән ярышып кына...
-
ТХЭКВОНДОЧЫЛАР УҢЫШЛЫ ЧЫГЫШ ЯСАДЫ
Безнең яшь спортчыларыбыз февральдә инде өч зур ярышта чыгыш ясадылар. Беренче ярышлар 1-2 февральдә 1999-2001 елгы егетләр һәм кызлар арасында булды. Анда безнең спортчыларыбыз, кискен ярышта көч сынашып, Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан һәм Питрәчтән килгән спортчыларны җиңеп, 3 көрәштә һәрберсе өч беренче урынны яуладылар. Бу ярышларда Глеб Комлев, Роман...
-
ЯҢА ЦЕХ АЧЫЛДЫ
Биектау районы территориясендә зур һәм кечкенә промышленность предприятиеләре эшли. Районның социаль-икътисади үсеше һәм бюджет барлыкка килү шактый дәрәҗәдә аларның нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Барыннан да бигрәк бу - район кешеләре өчен эш урыннары. Элек республиканың төрле базалары урнашкан Киндерледә хәзер урта һәм кече заманча предприятиеләр эшләрен җайга салдылар. Алар арасында Герус...
-
МӘМДӘЛ ХОККЕЙЧЫЛАРЫ ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ
Мәмдәлдә авыл яшьләре арасында Ватан сакчылары көне хөрмәтенә хоккей турниры булды. Аны оештыруда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге һәм яшьләр эшләре, спорт бүлеге катнашты. Авыл командасы үзләрендәге бозда Дөбъяз, Өнсә, Сая спортчыларын кабул итте. Кискен көрәш белән узган матчлар барышында Мәмдәл хоккейчылары инандыргыч җиңүгә ирештеләр. Икенче урында - дөбъязлылар, өченчедә...
-
ЮБИЛЯРГА 95 ЯШЬ
Пәнҗешәмбе көнне муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин районыбызның тагын бер озын гомерле кешесен котлады. Ул - Олы Битаман авылыннан хезмәт ветераны Марзия Насыйбулла кызы Галәветдинова. Марзия апа - Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны. Гомере буена колхозда тырышып эшләгән. Алты бала тапкан, бүгенге көндә аларның өчесе исән. Район башлыгы,...
-
РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ КОРКАЧЫК АЭРОДРОМЫНА КИЛДЕ
Дүшәмбе көнне, 25 февральдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Коркачык аэродромында булды. Аның белән Мәскәү кунаклары - РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, министр Михаил Абызов, РФ Президенты каршындагы гомуми билгеләнештәге авиацияне үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Юрий Трутнев, Хәрби-Һава көчләре башкомандующие Виктор Бондырев та бар иде. Монда ТР РОСТО-ДОСААФның Үзәк аэроклубы,...