Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

БЕЗНЕҢ ӨЧЕН ЯҢА СПОРТ ЕЛЫ УҢЫШЛЫ БАШЛАНДЫ

16 нчы февральдә Лаеш район үзәгендә күзләре начар күрүче инвалидлар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырылды. Бу республика инвалидлары арасында 2013 елда беренче спорт ярышы булды. Мондый чемпионатны уздыруның максаты һәм бурычлары: инвалидлар арасында футболны тагын да үстерү һәм популярлаштыру, алар арасыннан Татарстан Республикасының иң көчле уенчыларын ачыклау, Россия...

16 нчы февральдә Лаеш район үзәгендә күзләре начар күрүче инвалидлар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырылды.
Бу республика инвалидлары арасында 2013 елда беренче спорт ярышы булды. Мондый чемпионатны уздыруның максаты һәм бурычлары: инвалидлар арасында футболны тагын да үстерү һәм популярлаштыру, алар арасыннан Татарстан Республикасының иң көчле уенчыларын ачыклау, Россия чемпионатында катнашу өчен җыелма команда туплау.
Күзләре начар күрүче инвалидлардан футбол командасын без беренче тапкыр тупладык. Ярышлар Лаеш район үзәгендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә узды. Команда биш кешелек иде. Иң кечкенә катнашучыбыз - Коркачыктан Лаештагы интернат-мәктәптә тәрбияләнүче Руслан Монахов. Жирәбә буенча безгә ярышлар башланыр алдыннан Россия һәм Татарстан Республикасының дәүләт флагларын күтәргән иң көчле команда - Лаеш районы командасы белән уйныйсы булды. Ярышларда 6 авыл һәм 3 шәһәр командасы катнашты. Лаеш районының спорт бүлеге начальнигы, ярышларда катнашучыларны котлаганда, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр спорт белән һәрвакытта да дус яшәсеннәр өчен районның байтак эшләр башкаруын билгеләп үтте, әлеге бәйгенең һәркемгә күңел күтәренкелеге китерүен теләде. Татарстан Республикасының физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Ф.И.Сафиуллина республика командасының күптән түгел чаңгы буенча Россия чемпионатында катнашып, призлы өч урынны алуын хәбәр итте. Тиздән бу командага дөнья чемпионатында катнашырга кирәк булачак, бәлки әле паралимпия уеннарында да катнашырга туры килер. Ул ярышларның Татарстан Республикасы командасына кешеләр сайлап алу максаты белән уздырылуын аңлатты. Лаеш командасы белән уен бик киеренке булды. Руслан аягын имгәтте һәм аңа командадан китәргә туры килде.
ТРның өлкән тренеры Р.Каюмов Лаешта һәм Алабугада мини-футболның нык үсүен билгеләп үтте. Безнең командадан да ул иң көчлеләр - Илшат Закиров белән Булат Сафинны күреп алды. Биектау авылыннан Булатка 21 яшь. Ул футбол, баскетбол, хоккей уеннарын ярата. Үзенең ихлас мавыгуы белән башкаларны да кызыктыра. Кечкенәдән аны әбисе тәрбияләгән, ә 15 яшеннән ул мөстәкыйль эшли. Биектауның 1 нче мәктәбен тәмамлаган, хәзер Казан дәүләт техник университетының (Казанның химия-технология институты ) 2 нче курсында укый, музыка белән шөгыльләнә, эшли һәм матди яктан үзен үзе тәэмин итә. Безнең командага ярдәм итүе өчен аңа чиксез рәхмәтлебез. Безнекеләр пенальтида гына бераз уңышсызлыкка очрадылар. Нә-тиҗәдә командабыз тугыз команда арасыннан дүртенче урынны алды.
Гыйнвар аенда без Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында булу бәхетенә ирештек. Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры Казан шәһәре укучылары өчен музыка дәресләре бирде. Без композиторлар Чайковский, Бах, Дунаевский әсәрләрен тыңладык. Дирижер музыкантлар һәм симфоник оркестрдагы уен кораллары турында сөйләде. Без барыбыз да аннан рухланып һәм шатланып кайттык.
Инвалидларның иҗтимагый район оешмасы ышаныч күрсәткәннәре өчен яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә, социаль яклау бүлегенә, күзләре начар күрүче инвалидлар белән танышу мөм-кинлеге тудырган өчен Биектау, Красносельский, Бөреле, Дөбъяз авыл җирлекләре башлыкларына чын күңелдән рәхмәт белдерә. Спортчыларыбызга яңа җиңүләр һәм казанышлар телибез.

Рәсемдә: ярышларда катнашкан Биектау командасы уенчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев