Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

ЯҢА ЦЕХ АЧЫЛДЫ

Биектау районы территориясендә зур һәм кечкенә промышленность предприятиеләре эшли. Районның социаль-икътисади үсеше һәм бюджет барлыкка килү шактый дәрәҗәдә аларның нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Барыннан да бигрәк бу - район кешеләре өчен эш урыннары. Элек республиканың төрле базалары урнашкан Киндерледә хәзер урта һәм кече заманча предприятиеләр эшләрен җайга салдылар. Алар арасында Герус...

Биектау районы территориясендә зур һәм кечкенә промышленность предприятиеләре эшли.
Районның социаль-икътисади үсеше һәм бюджет барлыкка килү шактый дәрәҗәдә аларның нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Барыннан да бигрәк бу - район кешеләре өчен эш урыннары. Элек республиканың төрле базалары урнашкан Киндерледә хәзер урта һәм кече заманча предприятиеләр эшләрен җайга салдылар. Алар арасында Герус Карамов җитәкчелегендәге "Батыр" җаваплылыгы чикле ширкәте дә бар. Биредә агымдагы атнаның дүшәмбесендә абруйлы кунаклар алдында тантаналы шартларда чәчелүчән һәм ябышучан продуктлар өчен корыч мичкәләр җитештерү буенча автоматлаштырылган яңа линия ачылды. Цех начальнигы Алексей Мохов сүзләренә караганда, бу җитештерү күләмен 3-4 тапкыр арттырырга, продукциянең сыйфатын яхшыртырга һәм җитешсезлекләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Коллективны шушындый мөһим вакыйга белән котларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТР икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының химия һәм газ химиясе бүлеге начальнигы Эльдар Адеев, "Сельхозснаб" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Фәнис Гатин килде. Алар яңа производство линиясен ачуның "Батыр" җаваплылыгы чикле ширкәте өчен генә түгел, ә бәлки гомумән алганда да моның зур вакыйга булуын билгеләп үттеләр. Бу район һәм республика икътисадына зур өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк. Район башлыгы, Герус Галинур улы Карамовның, иганәче буларак, Биектау районына Сабантуй уздыруда, иң яхшы спортчыларны котлауда, башка чараларда ярдәм күрсәтүенә тукталып, генераль директорга һәм цех мастерына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район территориясендә тотрыклы үсүче производство - әле ул салымнар да, кешеләр өчен эш урыны да. Менә шуның өчен дә биектаулылар зур һәм кече предприятиеләргә уңышлар телиләр.
Рәсемдә: "Батыр" җаваплылыгы чикле ширкәтендә мичкәләр җитештерү буенча яңа линия ачылышы тантанасында.
А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев