Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

АКЫЛНЫ ЭШКӘ ҖИГЕП

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә "Балкыш" Балалар иҗат йортында малайлар һәм аларның әтиләре өчен шахмат-шашка турниры булды. Турнирда кызлар, шулай ук аларның әниләре дә актив катнашты. "Балкыш" Балалар иҗат йорты педагоглары Илдар Җиһангир улы Фазылов һәм Анастасия Геннадьевна Янышева турнирны югары дәрәҗәдә уздырдылар. Турнирда балалар бер-берсе белән ярышып кына...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә "Балкыш" Балалар иҗат йортында малайлар һәм аларның әтиләре өчен шахмат-шашка турниры булды.
Турнирда кызлар, шулай ук аларның әниләре дә актив катнашты. "Балкыш" Балалар иҗат йорты педагоглары Илдар Җиһангир улы Фазылов һәм Анастасия Геннадьевна Янышева турнирны югары дәрәҗәдә уздырдылар. Турнирда балалар бер-берсе белән ярышып кына калмадылар, бу уеннарның тарихы турында да күп нәрсәләр белделәр. Шахматтан башлыйк. Бу матур уенның тарихы мең еллык кына түгел. Ерак бабаларыбыз өчен шахмат, барыннан да бигрәк, кан коюсыз көрәшергә, дәүләт мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шахматның хәзерге виртуаль стратегияләргә нигез салучы булуын азлар беләдер, чөнки тулаем хәрби кәрваннар, филләр һәм гади пехота - болар барысы да үз вакытында шахмат кырында чагылыш тапкан. Бүгенге көннәрдә шахмат кырында без, барыннан да бигрәк, уенчыларның акыл ярышын, аларның азартын, шулай ук спорт җиңүенә омтылышын күрәбез. Шашка да иң борынгы уеннарның берсе. Билгеле булганча, аның белән Мисыр фиргавеннәре дә мавыккан. Урта гасырлардагы Европада шашка уйный белү рыцарьлар тәрбияләүнең состав өлеше булган. Шашка төрле илләрдә торган саен күбрәк популярлаша барган. XIX нчы гасырда милли шашка ярышлары уздырыла башлый (шул исәптән Россиядә дә).
Безнең турнир да традициягә әверелер һәм шушы интеллектуаль спорт төренә гашыйкларны табар дип өметләнәбез. Быелгы бәйрәм турында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә иң изге теләкләр генә телисе килә. Турнирда традицион рәвештә махсус призлар уйнатылды. Әтиләр арасында шахмат буенча иң яхшы нәтиҗәне Азат Мөхәммәдҗанов яулады, кызлар арасында иң яхшы нәтиҗә өчен махсус призга Камилә Мөхәммәдҗанова лаек булды, малайлар арасында беренче ике урынны бертуган Илья һәм Константин Рожковлар бүлеште. Шашка буенча иң яхшы нәтиҗәләрне кызлар арасында Алина Ганиева күрсәтте, ә малайлар арасында призлы өч урынны Илнур Галимов (1 урын), Константин Рожков һәм Дмитрий Садриев (2 урын), Даниэль Дәүләтшин һәм Булат Галимов (3 урын) уртаклашты. Әниләр арасыннан актив катнашкан өчен рәхмәт сүзләрен Екатерина Садриевага белдерәсе килә. Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бәйрәм белән "Кояш" вокаль ансамблендә шөгыльләнүчеләр (җитәкчесе Гөлнар Шәрәфетдинова) "Солдаты" дигән матур җыр белән тәбрикләделәр. Без тагын бер кат турнирның барлык җиңүчеләрен котлыйбыз һәм спортта да, иҗатта да яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев