Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

ТХЭКВОНДОЧЫЛАР УҢЫШЛЫ ЧЫГЫШ ЯСАДЫ

Безнең яшь спортчыларыбыз февральдә инде өч зур ярышта чыгыш ясадылар. Беренче ярышлар 1-2 февральдә 1999-2001 елгы егетләр һәм кызлар арасында булды. Анда безнең спортчыларыбыз, кискен ярышта көч сынашып, Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан һәм Питрәчтән килгән спортчыларны җиңеп, 3 көрәштә һәрберсе өч беренче урынны яуладылар. Бу ярышларда Глеб Комлев, Роман...

Безнең яшь спортчыларыбыз февральдә инде өч зур ярышта чыгыш ясадылар.
Беренче ярышлар 1-2 февральдә 1999-2001 елгы егетләр һәм кызлар арасында булды. Анда безнең спортчыларыбыз, кискен ярышта көч сынашып, Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан һәм Питрәчтән килгән спортчыларны җиңеп, 3 көрәштә һәрберсе өч беренче урынны яуладылар. Бу ярышларда Глеб Комлев, Роман Комлев (2 нче Биектау мәктәбе) һәм Азат Закиров (3 нче Биектау) аерылып тордылар.
8-9 февральдә Чувашия Республикасының ачык Беренчелегендә безнең спортчылар Новочебоксарск шәһәренә юнәлделәр, анда беренче урыннарны яуладылар: Глеб Комлев, Азат Закиров һәм беренче тапкыр чыгыш ясаучы Диана Карпова (2002 елгы) белән Алинә Гатиятуллина (2002 елгы, 3 нче Биектау мәктәбе). Ул ярымфиналда Новочебоксарск шәһәреннән килгән көндәшен вакытыннан алда җиңеп, аны җиңел генә нокаутка җибәрде. Икенче урыннарны 2 нче Биектау мәктәбе укучылары Роман Комлев, Арслан Гафиятуллин, Рания Мостафина, Булат Мәрдәнов (1 нче Биектау мәктәбе), Азат Шакиров (Шәпше мәктәбе) алдылар. Һәм өченче урыннарга Җәүдәт Шакиров (3 нче Биектау мәктәбе), Кирилл Евстифеев (2004 елгы, 2 нче Биектау мәктәбе) чыкты. Безнең кече яшьтәге укучыларыбызның өлкән-нәргә карап шушы ярышларда призлы урыннарны алуы бик күңелле.
Ә 2013 елның 15-16 февралендә безнең укучылар тхэквондо буенча Ачык Беренчелектә катнашу өчен Тольятти шәһәренә бардылар. Анда 8 биектаулы Татарстан Республикасы җыелма командасы составында, Волгоград шәһәреннән, Башкортостаннан килгән көндәшләрен отып, 3 нче гомумкоманда урынын яуладылар һәм Биектауга Зур Кубок алып кайттылар. Беренче урыннарны Глеб Комлев, Азат Закиров яулады. Икенче урыннарны - Руслан Карпов, Екатерина Андреева, өченче урынны - Диана Карпова. Афәрин, булдырасыз!
Рәсемдә: районның җиңүләр яулаучы тхэквондочылар командасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев