Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ КОРКАЧЫК АЭРОДРОМЫНА КИЛДЕ

Дүшәмбе көнне, 25 февральдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Коркачык аэродромында булды. Аның белән Мәскәү кунаклары - РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, министр Михаил Абызов, РФ Президенты каршындагы гомуми билгеләнештәге авиацияне үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Юрий Трутнев, Хәрби-Һава көчләре башкомандующие Виктор Бондырев та бар иде. Монда ТР РОСТО-ДОСААФның Үзәк аэроклубы,...

Дүшәмбе көнне, 25 февральдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Коркачык аэродромында булды.
Аның белән Мәскәү кунаклары - РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, министр Михаил Абызов, РФ Президенты каршындагы гомуми билгеләнештәге авиацияне үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Юрий Трутнев, Хәрби-Һава көчләре башкомандующие Виктор Бондырев та бар иде. Монда ТР РОСТО-ДОСААФның Үзәк аэроклубы, "Казанское авиапредприятие" ачык акционерлык җәмгыяте һәм "Авиатор" уку үзәге эшли. Алар "Казанское авиапредприятие" ачык акционерлык җәмгыятенең ангарларын карадылар, шулай ук җәйге "Авиатор" мәктәбенең инфраструктурасы белән таныштылар.
Соңгы елларда монда 75 миллион сум үз акчалары кертелгән. Ике ангар төзелгән, берсе әле күптән түгел генә файдалануга тапшырылган. Быел ягулык-майлау материаллары складын төзү планлаштырыла, диде авиапредприятиенең генераль директоры Магомед Закаржаев. Аэроклубка һәм уку үзәгенә ясалма күтәрелеп китү-җиргә утыру полосасы кирәк. Аны төзү өчен читтән ярдәм мөһим. Ул шулай ук вакытлар узу белән Казан авиапредприятиесенең самолетларга, шул исәптән гомуми билгеләнештәге самолетларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә башлау ихтималы булуны да телгә алды.
"Казанское авиапредприятие" ачык акционерлык җәмгыяте 20 гә якын самолетка ия, һәм Россия барлык модификациядәге Bell вертолетларын һәм аларның двигательләрен ремонтлаучы бердәнбер авторизацияләнгән сервис үзәге булып тора.
Экскурсия барышында Росавиациянең Татарстан регионара территориаль һава транспорты идарәсе җитәкчесе Шәүкәт Умаров кунакларга пилот-һәвәскәрләр әзерләү һәм сертификация буенча үзәк турында сөйләде. Монда һава судносы сатып алган һәм пилот таныклыгы алырга теләгән һәркем укый ала. Коркачык аэродромында моның өчен барлык шартлар тудырылган. Биредә Bell, Ми-2, Ми-8 вертолетлары бар.
Быел аэроклубка 80 ел тула, һәм аның традицияләре бай. Ел саен республика аны финаслауга 35 миллион сум акча бүлеп бирә. Безнең планер спорты буенча җыелма командабыз - Россиядә иң көчлесе, диде "Татарстан Республикасы РОСТО (ДОСААФ) Үзәк аэроклубы начальнигы Радик Хәлиуллин.

Рәсемдә: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы гомуми билгеләнештәге авиацияне үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия әгъзалары белән Казан авиапредприятиесе ангарында.
А. Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев