16 февраль 2012 яңалыклары
-
Суык булса да, кыш матур
Кыш - елның иң гаҗәеп, сихри фасылы. Быел ул үзен озак көттермәде: ноябрьдә үк килде һәм урман-кырларны, йортларның түбәләрен йомшак ап-ак кар белән каплады. Ял көннәрендә без бөтен гаиләбез белән урманга, табигать кочагында ял итәргә чыгабыз, анда тынлык һәм тынычлык хөкем сөрә. Урмандагы ак юрганда җәнлекләрнең эзләрен күрергә, тукранның агачны...
-
Үзең дә эчмә, башкаларны да эчертмә!
Биектау районы прокуратурасы гаепләү актын раслады һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең дознание бүлекчәсе тарафыннан балигъ булмаганнарны системалы рәвештә спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп итү факты буенча РФ ҖКның 151 статьясы 1 өлешендә күздә тотылган җинаять кылу турындагы җинаять эшен судка җибәрде. Дознание органы Биектау районы Коркачык авылында яшәүче...
-
Балалар тәрбияләүдә яңалык
2011 елның 27 октябрендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының № 2562 "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе турындагы Типовой положениене раслау турында"гы боерыгы гамәлгә керде. Дәүләт һәм муниципаль балалар бакчалары ничек эшли? Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе турындагы положение расланды. Мондый учреждение 2 айдан алып 7 яшькә кадәрге балаларны тәрбияли, белем бирә һәм...
-
Сак булыгыз – салкыннар!
Көчле салкыннарның озакка сузылуы белән бәйле рәвештә "Өмет" Үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән гадәттән тыш хәлләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж уздырды. Белгечләр хезмәткәрләргә салкын көчәеп киткән вакытта күздә тотылмаган хәлләр (электр энергиясе, җылылык килүдә өзеклекләр) килеп чыгуы ихтимал дип аңлаттылар. Моңа...
-
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен – җавапка
Биектау районы прокуратурасы ТР Дәүләт янгын күзәтчелеге идарәсенең Биектау районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге белән берлектә Олы Битаман, Олы Кавал, Каенлык, Өнсә, Мәмдәл, Мүлмә, Казаклар мәдәният йортларында, Чуваш Иле, Сая, Яңавыл авыл клубларында янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның ничек үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында Россия Федерациясендә янгын куркынычсызлыгы турындагы законны һәм янгын...
-
«Торак-2012» операциясе
Татарстандагы торак фондта янгыннарны булдырмау һәм аларда кешеләрнең һәлак булуына юл куймау өчен 2012 елның 1 февраленнән 25 декабренә кадәр "Торак-2012" дигән профилактик операция уздырыла. Аны тормышка ашыру максатында торак фонд биналарында төтен юлларын, шулай ук җилләтү каналларын карарга һәм чистартырга; торак фонд биналары файдаланылмый башлаганда тиешле оешмалар белән килешеп,...
-
Иң мөһиме – ялгышмау
Ил белән идарә итүне кемгә ышанып тапшырырга - Россия менә шундый мөһим карарга килергә тиеш. Сәяси тотрыклылык та, авыл хуҗалыгы һәм промышленность үсеше дә, халыкның иминлеге, тормыш муллыгы да рульдә кем булуга бәйле. Президентлыкка кандидатларның телевизор экраннарыннан күрсәтелгән фикер алышуларыннан дәүләттәге югары постны дәгъвалаучының кем булуы, илнең киләчәктәге җитәкчесе буларак,...
-
Ил белән...
Якшәмбе көнне, чагыштырмача суык булуга карамастан, чаңгы тотып йөрүчеләр байтак күренде. Бөтен ил бердәм рәвештә чаңгы юлларына чыкканда безнекеләр генә читтә кала димени?! Беренче мәгълүматларга караганда, инде сигезенче тапкыр узучы "Лыжня России" акциясендә республикабызда 129 меңнән артык кеше катнашкан. Арада балалар да күп. 12 февраль көнне Россия буенча чаңгы юлларына...
-
Эшлекле конференция
Узган атнаның чәршәмбесендә районда эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре буенча конференция булды. Анда ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы начальнигы Марина Егорова, ТРның Сәүдә-промышленность палатасы идарәсе рәисе урынбасары, ТРдагы Инвестиция үсеше агентлыгының икътисади бүлеге әйдәп-баручы киңәшчесе Рөстәм Хөсәинов, "Россельхозбанк"ның Татарстан региональ филиалы өстәмә офисы...
-
Тагын медальләр чыңлады...
Узган атнада - 8-12 февральдә - Казан шәһәрендә 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булды. Анда балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Лия Волкова белән Алмаз Дәминов та катнашты. Ярышка килүче спортчылар саны 250 дән артып китте. Безнекеләр, әйбәт әзерләнүләрен күрсәтеп, беренче...
-
Салкын сизелмәде дә
Һәр кышны уздырыла торган "Россия чаңгы юлы" узышында безнең район актив катнашты. Быел массакүләм ярыш район үзәге стадионында булды. Узган якшәмбедә бирегә мәктәп балалары, районның бюджетка караган һәм башка оешмаларында эшләүчеләр, чаңгы спортына битараф булмаган аерым кешеләр җыелды. Көне шактый салкын булуга карамастан, халык күп килде һәм күңелле булды. Яшьләр...