Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Иң мөһиме – ялгышмау

Ил белән идарә итүне кемгә ышанып тапшырырга - Россия менә шундый мөһим карарга килергә тиеш. Сәяси тотрыклылык та, авыл хуҗалыгы һәм промышленность үсеше дә, халыкның иминлеге, тормыш муллыгы да рульдә кем булуга бәйле. Президентлыкка кандидатларның телевизор экраннарыннан күрсәтелгән фикер алышуларыннан дәүләттәге югары постны дәгъвалаучының кем булуы, илнең киләчәктәге җитәкчесе буларак,...

Ил белән идарә итүне кемгә ышанып тапшырырга - Россия менә шундый мөһим карарга килергә тиеш. Сәяси тотрыклылык та, авыл хуҗалыгы һәм промышленность үсеше дә, халыкның иминлеге, тормыш муллыгы да рульдә кем булуга бәйле.

Президентлыкка кандидатларның телевизор экраннарыннан күрсәтелгән фикер алышуларыннан дәүләттәге югары постны дәгъвалаучының кем булуы, илнең киләчәктәге җитәкчесе буларак, үзе өчен нинди өстенлекле юнәлешләр билгеләвен аңларга мөмкин.

2012 нче елның 4 мартында булачак сайлаулар алдыннан районда барлык урыннарда гражданнар җыеннары уза. Узган атнада бюджет өлкәсендә эшләүчеләр белән шундый очрашу Усад мәктәбендә булды. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җи-тәкчесе Фаил Шәйхетдинов җыелучыларны кыскача гына Россия Президентлыгына кандидатларның барысының да биографияләре белән таныштырып чыкты һәм социология белгечләренең алдан фаразлаулары турында да әйтте. Илнең 90 нчы елларда нинди хәлдә булуына, соңгы ун елда икътисади үсештә нинди зур адым ясавына аерым тукталды. Россия Федерациясенең дөнья-күләм аренада үз йогынтысын ныгытуга нәкъ менә хәзерге җитәкчеләр тырышлыгы белән ирешелүен онытырга ярамый. Җыенда катнашучы Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов райондагы тормышның соңгы елларда ничек үзгәрүен раслаучы саннар китерде. Соңгы ике елда Бөек Ватан сугышы ветераннары, солдат толлары барлык уңайлыклары булган квартиралар белән тәэмин ителде. Торакны социаль ипотека буенча алучылар да өй туйлары уздыралар. Күп квартиралы торак йортларга, белем бирү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә капиталь ремонт ясау киләчәктә дәвам иттереләчәк. Республика бюджетыннан Биектау муниципаль районына капитал салулар күләме 2 миллиард сум тәшкил итә.

Шушы ук көнне Усад мәктәбендә ТР Кинематографистлар союзының иҗади төркеме тарафыннан иҗат ителгән "Заман безне сайлады" фильмы күрсәтелде. Бу киноны бюджет сферасында эшләүчеләр генә түгел, өлкән сыйныф укучылары да карады. Барлык кеше фикерен тарих укытучысы Искәндәр Идрисов белдерде, ул фильм әзерлекле аудиторияне күздә тотып чыгарылган, диде. "Кайсы урын аеруча истә калырлык?" дигән сорауга укучылар бердәм рәвештә: «20 нче елларда Идел буенда башланган ачлык турындагы документаль кадрлар», - дип җавап бирделәр. Мәктәп директоры Фәрит Касыйм улы Хәлиуллин да үз фикерен белдерде.

Без башка заманда яшәвебез белән бәхетле. Әмма тарихыбызны без бүген үзебез язабыз, нинди илдә яшәячәгебез дә 4 мартта кемне сайлавыбыздан тора. Барысын да төптән уйларга әле вакыт бар. Иң мөһиме - ялгышмау.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев