Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Сак булыгыз – салкыннар!

Көчле салкыннарның озакка сузылуы белән бәйле рәвештә "Өмет" Үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән гадәттән тыш хәлләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж уздырды. Белгечләр хезмәткәрләргә салкын көчәеп киткән вакытта күздә тотылмаган хәлләр (электр энергиясе, җылылык килүдә өзеклекләр) килеп чыгуы ихтимал дип аңлаттылар. Моңа...

Көчле салкыннарның озакка сузылуы белән бәйле рәвештә "Өмет" Үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән гадәттән тыш хәлләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж уздырды.

Белгечләр хезмәткәрләргә салкын көчәеп киткән вакытта күздә тотылмаган хәлләр (электр энергиясе, җылылык килүдә өзеклекләр) килеп чыгуы ихтимал дип аңлаттылар. Моңа юл куймас өчен социаль һәм медицина хезмәткәрләрен мондый чорда үз тәрбиясендәгеләргә карата аеруча игътибарлы булырга өндәделәр.

Социаль хезмәткәрләр исә үзләре карый торган өлкәннәр белән аңлату эше уздырдылар, гадәттән тыш хәлләрдә - салкыннар көчәеп киткәндә, явым-төшем күп булганда, буран чыкканда нишләргә икәнлегенә төшендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев