Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Балалар тәрбияләүдә яңалык

2011 елның 27 октябрендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының № 2562 "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе турындагы Типовой положениене раслау турында"гы боерыгы гамәлгә керде. Дәүләт һәм муниципаль балалар бакчалары ничек эшли? Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе турындагы положение расланды. Мондый учреждение 2 айдан алып 7 яшькә кадәрге балаларны тәрбияли, белем бирә һәм...

2011 елның 27 октябрендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының № 2562 "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе турындагы Типовой положениене раслау турында"гы боерыгы гамәлгә керде.

Дәүләт һәм муниципаль балалар бакчалары ничек эшли? Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе турындагы положение расланды. Мондый учреждение 2 айдан алып 7 яшькә кадәрге балаларны тәрбияли, белем бирә һәм үстерә, сәламәтлеге турында кайгырта, шулай ук аларга күз-колак була һәм аларны игътибар үзәгендә тота.

Андый учреждениеләргә нәниләр (2 айдан 3 яшькә кадәрге), мәктәпкәчә һәм өлкәнрәк яшьтәге (5 яшьтән 7 яшькә кадәрге) балалар бакчалары керә. Моннан тыш, болар күз-колак булу һәм сәламәтләндерү белән шөгыльләнүче балалар бакчалары, баланы төрле яклап үстерү үзәкләре.

Учреждениеләрнең төп бурычлары билгеләнде. Аларның структур берәмлеге - төркем. Укыту һәм тәрбия бирүнең кайсы телдә алып барылачагы уставта билгеләнә. Балалар бакчаларында сәяси партияләр, җәмәгатьчелек һәм дини берләшмәләр булдыру тыела.

Реклама

Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре эшчәнлеген һәм идарә итүне оештыру тәртибе билгеләнгән. Белем бирү эшчәнлеген тормышка ашыру өчен учреждениегә милек (бина, корылма, җиһаз, кулланучылар, социаль, мәдәни һәм башка билгеләнештәге) хокук объектлары беркетелә.

Учреждениеләр түләүле белем бирү һәм уставта күздә тотылган башка хезмәтләр күрсәтү, шулай ук физик һәм юридик затларның хәйрия акчасы һәм максатлы взнослары хисабына өстәмә матди чаралардан да файдалана алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев