Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

«Торак-2012» операциясе

Татарстандагы торак фондта янгыннарны булдырмау һәм аларда кешеләрнең һәлак булуына юл куймау өчен 2012 елның 1 февраленнән 25 декабренә кадәр "Торак-2012" дигән профилактик операция уздырыла. Аны тормышка ашыру максатында торак фонд биналарында төтен юлларын, шулай ук җилләтү каналларын карарга һәм чистартырга; торак фонд биналары файдаланылмый башлаганда тиешле оешмалар белән килешеп,...

Татарстандагы торак фондта янгыннарны булдырмау һәм аларда кешеләрнең һәлак булуына юл куймау өчен 2012 елның 1 февраленнән 25 декабренә кадәр "Торак-2012" дигән профилактик операция уздырыла.

Аны тормышка ашыру максатында торак фонд биналарында төтен юлларын, шулай ук җилләтү каналларын карарга һәм чистартырга; торак фонд биналары файдаланылмый башлаганда тиешле оешмалар белән килешеп, кыска вакыт эчендә аларга газ-су-электр энергиясе бирүне туктатырга; профилактика группалары оештырырга, аларга социаль хез-мәтләр, эчке эшләр, Дәүләт янгынга каршы хезмәт органнары, торак-коммуналь оешмалар һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен кертергә; профилактика группалары көче белән торак йортларның янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерергә, халык арасында аңлату эше уздырырга, шулай ук әлеге тикшерү нәтиҗәләре белән гражданнар җыеннарында чыгыш ясарга; тикшерүләр уздырганда өлкән яшьтәге ялгыз карт-карчыклар, күп балалы һәм ярлы гаиләләр, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучыларга аеруча игътибар итәргә; торак йорт подъездларын гел тикшереп торырга, янгын техникасына каршылык тудыручы әйберләрне алырга; күп квартиралы торак йортларның баскыч асларында һәм подвалларда хуҗалык корылмалары (келәт, ларлар) булдырмаска; авылларда халыкка янгын турында хәбәр итү өчен тавыш сигналлары чаралары куярга; кар эре-гәннән соң авылларның урманга терәлеп урнашкан урыннарында ызан сызарга, чүп-чар һәм үләннәргә ут төртүгә юл куймаска; капиталь һәм агымдагы ремонт чикләрендә янгынга каршы чараларны тормышка ашыруга өстәмә акча җыю мәсьәләсе буенча җыелышлар уздырырга; халыкны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү эшен активлаштырырга; янгынга каршы темага халык арасында агитация материаллары таратуны оештырырга; атна саен төрле хезмәтләр җитәкчеләре белән торак фондның янгын куркынычсызлыгы торышына кагылышлы мәсьәләләрне карарга; 2012 елның 2 нче һәм 4 нче кварталларында торак фондның янгын куркынычсызлыгы торышын башкарма комитет утырышларында карарга, авылларны янгынга каршы су белән тәэмин итү чаралары, каты түшәмәле юллар, телефон элемтәсе һәм янгын мотопомпалары белән тәэмин итү һәм авылларда, бакчачылык ширкәтләрендә төнлә кизү торуны оештыру өчен халыкны җәлеп итү чараларын күрергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев