Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Үзең дә эчмә, башкаларны да эчертмә!

Биектау районы прокуратурасы гаепләү актын раслады һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең дознание бүлекчәсе тарафыннан балигъ булмаганнарны системалы рәвештә спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп итү факты буенча РФ ҖКның 151 статьясы 1 өлешендә күздә тотылган җинаять кылу турындагы җинаять эшен судка җибәрде. Дознание органы Биектау районы Коркачык авылында яшәүче...

Биектау районы прокуратурасы гаепләү актын раслады һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең дознание бүлекчәсе тарафыннан балигъ булмаганнарны системалы рәвештә спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп итү факты буенча РФ ҖКның 151 статьясы
1 өлешендә күздә тотылган җинаять кылу турындагы җинаять эшен судка җибәрде.

Дознание органы Биектау районы Коркачык авылында яшәүче А.Г. Мөхәммәтҗановның 2011 елның май, октябрь һәм ноябрь айларында, шушы авыл кешесе Г.ның һәм Биектау районы, Татар Әйшәсе авылы кешесе Г.ның балигъ булмаганлыгын белә торып, аларның рухи һәм психик, физик халәтенә тискәре йогынты ясап, алкоголь алып килә һәм, эчәргә үгетләп, спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп итә, ягъни джин-тоник һәм сыра эчертә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, балигъ булмаган үсмерне бер тапкыр спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп иткән өчен РФ Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексның 6.10 статьясы нигезендә административ җаваплылык күздә тотылган. РФ ҖКның 151 статьясында балигъ булмаган үсмерне спиртлы эчемлекләрне системалы куллануга җәлеп иткән өчен җинаять җаваплылыгы күздә тотылган. Әлеге статьяның беренче частенда дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү чарасы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев