19 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
“Заман белән бергә”
Хәзерге җәмгыять соңгы дистә ел эчендә мәгълүмати җәмгыятькә әйләнү юлында зур адым ясады. Мәгъ-лүмат алу яңа мәгънә ала бара. Үз вакытында мәгълүмат алган һәм аны дөрес куллана белүче кеше җәмгыятьтә һәм карьерада өстенлеккә ия. Бу мәкаләне Интернетны үзләштерә башлаган пенсионерлар өчен язам. Ни өчен ул компьютер ликбезы дип атала? Чөнки...
-
Бушлай юридик ярдәм
"Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм турында"гы Федераль законга 2011 елның 21 ноябреннән гамәлгә кергән "РФның аерым закон актларына үзгәрешләр керү турында"гы 326 нчы Федераль закон нигезендә үзгәрешләр кертелә. Төзәтмәләр 2012 елның 15 гыйнварыннан бушлай юридик ярдәм турындагы законның үз көченә керүе белән бәйләнгән. Дәүләт системасы кысаларында аны алу мөмкинлеге психиатрик...
-
Ул эзләүдә булган
Әсгать Сәфәров: "Полиция хезмәткәренә яки гражданнарның гомеренә куркыныч яный икән, коралны җинаятьчегә төбәп атачакбыз", - дип белдерде. Аеруча авыр җинаять кылган өчен эзләүдә булып, соңыннан үтерелгән Рөстәм Йосыпов мәсьә-ләсендә ТР буенча эчке эшләр министры аңлатма бирде. Татарстан полициясе 10 гыйнварда төн уртасындарак Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылындагы йортларның берсендә башта...
-
Юл әкияте балалар өчен гыйбрәт ул
3 нче Биектау урта мәктәбе укучылары кышкы каникулны файдалы итеп уздырдылар. Биредә алар өчен ял лагере оештырылды. Мәктәп Яңа ел лагерена 31 кеше йөрде. Көннәрнең берсендә барлык балалар да башлангыч мәктәп өчен әзерләнгән "Юл әкияте" дигән Яңа ел тамашасында катнаштылар. Аны юл йөрү кагыйдәләренә багышладылар һәм ул бизәлгән чыршы торган...
-
Крещение җитте
Православие динен тотучыларның иртәгә зур бәйрәме - Крещение. 19 гыйнварда барлык чиркәүләрдә, шул исәптән безнең районныкында да тантаналы гыйбадәт кылу һәм суны изге-ләндерү йоласы булачак. Халык сынамышларына караганда, бу чорда каты салкыннар башланырга тиеш. Татарстан синоптиклары да шулай дип фаразлыйлар. Бүген - Крещение сочельнигы. Бу көнне пост җиренә җиткереп үтәлергә...
-
Авыл җыеннары башлана
Агымдагы атнаның дүшәмбесендә үзәк мәдәният йортында зур планерка булды. Анда Биектау районы территориясендә урнашкан барлык предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин яңа елга һәм якындагы чорга бурычлар билгеләде. Аларның аеруча мөһимнәре - 2011 нче ел йомгаклары буенча район Советы утырышына әзерлек, авыл җирлекләрендә җыеннар уздыру, Биектау землячествосы...
-
Контроль көчәя
Республика хөкүмәте торак хуҗалары ширкәте (ТСЖ) эшчәнлеген үз контрольләренә алуны шәһәр һәм район башлыкларына йөкләде. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үз буйсынуындагылар алдына да шундый ук бурыч куйды. Якын көннәрдә торак хуҗалары ширкәтләре эшчәнлеге, бигрәк тә коммуналь хезмәтләргә түләүләр билгеләү, тарифларның нигезләнгән булуы һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты тикшереләчәк.
-
Мөһим бурычлар
Узган шимбәдә авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча семинар "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтендә узды. Төп басым терлекчелеккә ясалды. Кышлауны уңышлы уздыру өчен ай саен контроль савымнар һәм терлекләрнең авырлыгын үлчәү, бозауларны махсус ысул белән үстерү, яңа туган бозауларны өч тапкыр эчерү, терлекләрнең туклану рационын баланслау, рационга ылыс кертү бүгенге көндә терлекчелектә төп...
-
Бәйрәм тәмам, алда эш көтә
Районда узган бәйрәмнәргә йомгак ясау Яңа ел тантаналарын төгәлләп куйды. Әлеге чара 13 гыйнварда, Иске Яңа ел алдыннан, төзелеп килә торган паркта төп чыршы янында узды. Аны ачу хокукы Кыш Бабайлар парадында алдынгылыкны яулаган Каенлык авыл җирлегенә бирелде. Әкият геройлары - Сөтбикә белән мәче Матроскин, хат ташучы Печкин, Убырлы карчык,...
-
Явыз хатын җәзасын алыр
Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы тикшерү Идарәсенең Питрәч районара тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖКның 105 нче статьясы 1 нче өлеше буенча (кеше үтерү, ягъни, белә торып, башка кешенең гомерен өзү) җинаять эше кузгатылды. Тикшерү ачыклаганча, 2011 нче елның 23 нче ноябрендә якынча 19 сәгать 40 минутта Биектау районы кешесе шушы...
-
Башыгызга боз төшмәсен
Гражданнарның төрле корылма түбәләрендәге кар һәм боз катламнарыннан саклануы һәм йорт яны территориясен тиешенчә җыештыру бик мөһим мәсьәлә булып тора. Биектау районы прокуратурасы районның идарә оешмалары тарафыннан федераль законны үтәүгә күзәтчелек итүне башкару кысаларында торак, санитария-эпидемиология законнары, шулай ук күпфатирлы йортта уртак милекне тоту кагыйдәләре, торак фондын файдалану кагыйдәләре һәм...
-
Бергәләп бәйрәм итәбез
Безнең Каенлык авылында бәйрәм саен күп чаралар оештырыла. Авыл халкы бик тату булганга күңелле яшибез һәм моңа бөтен кеше шатлана. 24 декабрьдә Яңа ел чыршысы ачылуны билгеләп үттек. Авылдашларга коймаклы чәй табыны оештырдык. Коймак пешерүдә авылның һәр оешмасы: мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, авыл җирлеге катнашты. Каенлыкта бюджет өлкәсендә эшләүчеләр...
-
Чиккән кәләпүшләрендә күңел бизәкләре
Дөбъяз авылында "Экоскин" җаваплылыгы чикле ширкәте үз эшчәнлеген уңышлы гына алып бара. Биредә үз эшләренең чын осталары эшли. Коллективның иң популяр продукциясе булып чигелгән күн читекләр һәм татар түбәтәйләре тора. Бу предприятиенең тарихы бик бай һәм күптәнге. Узган гасырның 20 нче еллары азагында Казанда, Арчада, Питрәч һәм Дөбъяз районнарында эре...