Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Юл әкияте балалар өчен гыйбрәт ул

3 нче Биектау урта мәктәбе укучылары кышкы каникулны файдалы итеп уздырдылар. Биредә алар өчен ял лагере оештырылды. Мәктәп Яңа ел лагерена 31 кеше йөрде. Көннәрнең берсендә барлык балалар да башлангыч мәктәп өчен әзерләнгән "Юл әкияте" дигән Яңа ел тамашасында катнаштылар. Аны юл йөрү кагыйдәләренә багышладылар һәм ул бизәлгән чыршы торган...

3 нче Биектау урта мәктәбе укучылары кышкы каникулны файдалы итеп уздырдылар. Биредә алар өчен ял лагере оештырылды.

Мәктәп Яңа ел лагерена 31 кеше йөрде. Көннәрнең берсендә барлык балалар да башлангыч мәктәп өчен әзерләнгән "Юл әкияте" дигән Яңа ел тамашасында катнаштылар. Аны юл йөрү кагыйдәләренә багышладылар һәм ул бизәлгән чыршы торган залда узды.

Өлкән сыйныф укучылары ЮХИДИ инспекторы, Авария, Бозлавык, Томан, Светофор рольләрен башкардылар. Укытучылар О.А. Петрова, З.И Дмитриева, Г.Х. Бариева, И.В.Минеева һәм укытутәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.Ф.Фәләхова белән бергәләп лагерьда тәрбияләнүчеләр тамашада кызыксынып катнаштылар. Балалар җырлар, биюләр башкардылар, чыршы тирәли уйнадылар.

Район мәгариф бүлеге, ЮХИДИ, Юл йөрү иминлеге программаларын финанслау дирекциясе белән берлектә әзерләгән чарада Юл йөрү иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Биектау филиалы начальнигы Александр Егоров катнашты. Балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтүдә зур өлеш керткән, балаларны юлда үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтүнең инновацион методларын кулланган өчен мәктәп укытучысы Гөлнара Бариевага Мактау грамотасы тапшырылды. Лагерьда катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.

Үз хәбәрчебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев