Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Бергәләп бәйрәм итәбез

Безнең Каенлык авылында бәйрәм саен күп чаралар оештырыла. Авыл халкы бик тату булганга күңелле яшибез һәм моңа бөтен кеше шатлана. 24 декабрьдә Яңа ел чыршысы ачылуны билгеләп үттек. Авылдашларга коймаклы чәй табыны оештырдык. Коймак пешерүдә авылның һәр оешмасы: мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, авыл җирлеге катнашты. Каенлыкта бюджет өлкәсендә эшләүчеләр...

Безнең Каенлык авылында бәйрәм саен күп чаралар оештырыла. Авыл халкы бик тату булганга күңелле яшибез һәм моңа бөтен кеше шатлана.

24 декабрьдә Яңа ел чыршысы ачылуны билгеләп үттек. Авылдашларга коймаклы чәй табыны оештырдык. Коймак пешерүдә авылның һәр оешмасы: мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, авыл җирлеге катнашты. Каенлыкта бюджет өлкәсендә эшләүчеләр бик җаваплы кешеләр. Нинди дә булса бурыч йөкләсәләр, без аны шунда ук тормышка ашырырга керешәбез. Быел кардан ясалган сыннар авыл халкына бигрәк тә ошады.

Үз исемемнән балалар бакчасы тәрбиячеләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар, кечкенә балалар белән эшләүләренә карамастан, Кыш бабай, Кар кызы, ташбака һәм куян сыннарын ясарга вакыт таптылар. Ә без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, яңа башланган ел символы Аждаһа сынын, шулай ук гөмбәләр, көлкеле шарлар ясадык. Моңа ике көн вакыт китте. Мәктәпне дә билгеләп үтәргә кирәк. Укытучылары белән бергә укучылар да күп нәрсәләр ясадылар. Икенче сыйныф (җитәкчеләре Гөлнара Салих кызы Виноградова) кояш ясаган. Булдырганнар!

Чыршы ачылышында төрле уеннар, әйлән-бәйлән уйнадык, шигырьләр сөйләдек, шунда ук коймак белән чәй дә эчтек. Коймаклар белән Нурия апа Ганиева сыйлады. Бу бөтенесенең дә күңеленә хуш килде һәм Каенлыкта бәйрәмнең ничек күңелле узуын әле дә искә алып сөйлиләр.

Авыл кешеләре безнең эшебезне күрәләр һәм аңлыйлар. Район үзәгенә Кыш Бабайлар парадына җыена башлагач, барысы да безнең өчен борчылып калдылар. Бик тырышып әзерләндек, автобусны бизәдек. Күршем Лилия апа Шәрифуллинага - Кыш Бабайга бик зур рәхмәт. Ул конкурска да барды, балалар бакчасында да, авыл мәдәният йортында чыршы ачылышында да Кыш Бабай ролен башкарды. Ир-атлар арасында Кыш Бабай булып киенерлек кыюлар табылмады. Без яңа парк турында җыр чыгардык, иганәчеләргә рәхмәт белдердек һәм шушы турыда конкурста җырладык. Каенлык авыл җирлеге башлыгы Эльвера Шәйхулла кызы Әхмәдуллина, автобус табып, районга баруны оештырды. Ул үзе Мәче булып киенде. Кар Кызы һәм конкурста катнашучылар кигән башка костюмнарны мин тектем.

30 декабрьдә без уеннар, конкурслар, лотерея һәм, әлбәттә, концерт номерлары белән бал-маскарад уздырдык. Шулай ук "Мунча ташы" спектакленнән дә өзекләр күрсәтелде. Убырлы карчык ролен башкарган Тәгъзимә Хәкимуллинага зур рәхмәт. Ул безнең клубта котельный операторы булып эшли. Матди ярдәм күрсәтүче иганәчеләр Марат Әхмәдуллинга, Әкълимә Гарифуллинага, Фәрит Хәмит улы Сабитовка, Габделнур Хөсәеновка бик зур рәхмәт.

Беренче гыйнварда төн уртасыннан соң да клубта уйнадык, биедек. Кар Кызы - мин, Гөлнара Һидиятуллина, Шамакай - Миләүшә Газизуллина, Аждаһа Фирдисә Хөснетдинова булды.

Парадка безнең белән бергә Өнсә клубы хезмәткәрләре дә барды. Роберт Габделхәев баянда уйнады, Гөлназ Габделхәева белән Флюра апа Галиева матрешкалар булып киенделәр һәм күңелле такмаклар җырладылар. Район күләмендәге конкурста беренче урынны алдык. Безгә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Мәдәният хезмәткәрләре белән бергә Яңа ел бәйрәменә әзерләнүчеләр һәм анда актив катнашучыларның барысына да зур рәхмәт!

Гөлнара ҺИДИЯТУЛЛИНА, Каенлык мәдәният йорты директоры.

Рәсемнәрдә: Яңа ел бәйрәмен оештыручылар һәм анда катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев