Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • “Заман белән бергә”

    Хәзерге җәмгыять соңгы дистә ел эчендә мәгълүмати җәмгыятькә әйләнү юлында зур адым ясады. Мәгъ-лүмат алу яңа мәгънә ала бара. Үз вакытында мәгълүмат алган һәм аны дөрес куллана белүче кеше җәмгыятьтә һәм карьерада өстенлеккә ия. Бу мәкаләне Интернетны үзләштерә башлаган пенсионерлар өчен язам. Ни өчен ул компьютер ликбезы дип атала? Чөнки...

    Хәзерге җәмгыять соңгы дистә ел эчендә мәгълүмати җәмгыятькә әйләнү юлында зур адым ясады. Мәгъ-лүмат алу яңа мәгънә ала бара. Үз вакытында мәгълүмат алган һәм аны дөрес куллана белүче кеше җәмгыятьтә һәм карьерада өстенлеккә ия.

    Бу мәкаләне Интернетны үзләштерә башлаган пенсионерлар өчен язам. Ни өчен ул компьютер ликбезы дип атала? Чөнки өлкән буынга бу сүз мәктәп программасы буенча яхшы таныш. "Ликбез" - 20-30 нчы елларда наданлыкны бетерү программасы нәкъ шулай аталды, ул әби-бабаларыбызга - хәзерге пенсионерларга да кагылды. Бүген бу сүз илнең барлык халкы өчен мөһим, аеруча пенсионерлар - Интернетны яңа үзләш-терә башлаучылар, заманча техник мөмкинлекләрне җиң сызганып үзләштерергә керешүчеләр өчен мөһим.

    Пенсионер өчен компьютер грамоталылыгы ләззәт чыганагы түгел, ул тормышка яңа мәгънә бирү, аралашу даирәсен ки-ңәйтү, заман белән бергә атлауны хис итү юлы. Бу фикер белән килешмәүчеләрнең булуы икеле. Димәк, компьютерда эшләргә өйрәнү зарур. Тормыштан артта калмаска, яшьләр белән беррәттән Интернетның мөмкинлекләрен өйрә-нергә тырышучылар бү-геннән үк өйрәнә башлый алалар. Таныш булмаган тирәлектә аптырап калырга кирәкми, ышаныгыз: тормышта алган белемнәр бу фәнне белү өчен җитәрлек. Әгәр сез Интернетның мөмкинлекләре белән мавыксагыз, ул вакытта өегездән чыкмыйча гына дөньяның төрле почмакларында яшәүче туган-тумачаларыгыз белән язышып кына калмыйсыз, аларны күрә һәм алар белән сөйләшә аласыз. Алҗыткыч чиратларны урап узып, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ЮХИДИ хезмәтләре, салым хезмәте, Пенсия фонды, коммуналь түләүләр, элемтә түләүләре кебек хезмәтләрдән файдалана, оныкларыгызны балалар бакчасына урнаштыруда көчегездән килгән кадәр ярдәм күрсәтә һәм башкаларны эшли аласыз.

    Интернетта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен сайтлар бар. Бу - ялгызлыктан арыну, үзгәрү һәм, якыннарыңа мәхәббәт һәм шатлык бүләк итеп, кызыклы, тулы һәм нәтиҗәле тормыш белән яшәү мөмкинлеге. Кеше тәненең мөмкинлекләре авыру аркасында чикләнгән булса да, аның акылы һәм иҗади сәләтләре һәрвакыт бар. Балалар церебраль параличы һәм башка авыр чирләр белән интегүче кешеләр дә, башкалар кебек сәләтләргә һәм талантларга ия. Сез аларны гамәлгә ашыра аласыз һәм тиешсез! Безнең өйрәтү инвалидлар өчен нинди эш булуы, аны ничек һәм кайдан эзләргә кирәклеге һәм реаль эш тәҗрибәсе турында белергә ярдәм итә. Кызыксындырган барлык сораулар буенча сез безнең районның мәгълүмат-методика үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз. Безнең үзәк барлык категория гражданнарны түләүсез компьютер белән эшләргә өйрәтә. Белешмәләр өчен телефон: 2-35-87, 2-36-01.

    Гөлнур ЗИННУРОВА, мәгълүмат-методика үзәге директоры.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: