Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Башыгызга боз төшмәсен

Гражданнарның төрле корылма түбәләрендәге кар һәм боз катламнарыннан саклануы һәм йорт яны территориясен тиешенчә җыештыру бик мөһим мәсьәлә булып тора. Биектау районы прокуратурасы районның идарә оешмалары тарафыннан федераль законны үтәүгә күзәтчелек итүне башкару кысаларында торак, санитария-эпидемиология законнары, шулай ук күпфатирлы йортта уртак милекне тоту кагыйдәләре, торак фондын файдалану кагыйдәләре һәм...

Гражданнарның төрле корылма түбәләрендәге кар һәм боз катламнарыннан саклануы һәм йорт яны территориясен тиешенчә җыештыру бик мөһим мәсьәлә булып тора.

Биектау районы прокуратурасы районның идарә оешмалары тарафыннан федераль законны үтәүгә күзәтчелек итүне башкару кысаларында торак, санитария-эпидемиология законнары, шулай ук күпфатирлы йортта уртак милекне тоту кагыйдәләре, торак фондын файдалану кагыйдәләре һәм нормалары үтәлүне тикшерде.

Торак законнары таләпләре нигезендә идарә оешмасы күпфатирлы йорттагы уртак милекне тиешле санитар һәм техник хәлдә тотарга тиеш.

Торак фондыннан техник файдалану кагыйдәләре һәм нормаларының 4.6.1.23. пункты нигезендә корылма түбә-ләрендәге боз кантарларыннан һәм боз сөңгеләреннән чистарту кирәк булган кадәр башкарыла. Тышкы су агызу җайланмасы булган түбәне даими рәвештә чистартып торырга кирәк (кар катламының 30 сантиметрдан да артуы рөхсәт ителми; җепшек көннәрдә карны кар катламы аз булганда да алырга кирәк).

Кагыйдәләрнең 3.6.14 пункты белән билгеләнгәнчә, кирәк булган саен түбәдәге кар җиргә тиешле урынга ыргытылырга, ә киң тротуарларда кырыйга көрт булып өелергә тиеш.

Кагыйдәләрнең күрсә-телгән пунктларын үтәү торак-файдалану оешмасы тарафыннан ул хезмәт күрсәтә торган территориядә башкарылырга тиеш.

Реклама

Әмма тикшерү барышында ачыкланганча, районның барлык оешмалары тарафыннан күрсәтелгән таләпләр тиешенчә үтәлми. Йортларның түбәләре кардан, боз кантарларыннан һәм боз сөңгеләреннән тиешенчә һәм үз вакытында чистартылмый, шуның аркасында күп җирдә 30 сантиметрдан артык кар катламы тупланган.

Район прокуратурасы тарафыннан тикшерү нәтиҗәләре буенча идарә оешмаларының җитәкчеләре исеменә гамәлдәге закон таләпләрен бозуларны бетерү һәм аларга алга таба юл куймауны таләп иткән һәм вазифалы затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында боерыклар чыгарылды.

Күрсәтелгән прокурорлык тикшерүе актлары каралу стадиясендә.

Р. ГУСАМОВ, Биектау районы прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев