Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Явыз хатын җәзасын алыр

Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы тикшерү Идарәсенең Питрәч районара тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖКның 105 нче статьясы 1 нче өлеше буенча (кеше үтерү, ягъни, белә торып, башка кешенең гомерен өзү) җинаять эше кузгатылды. Тикшерү ачыклаганча, 2011 нче елның 23 нче ноябрендә якынча 19 сәгать 40 минутта Биектау районы кешесе шушы...

Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы тикшерү Идарәсенең Питрәч районара тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖКның 105 нче статьясы 1 нче өлеше буенча (кеше үтерү, ягъни, белә торып, башка кешенең гомерен өзү) җинаять эше кузгатылды.

Тикшерү ачыклаганча, 2011 нче елның 23 нче ноябрендә якынча 19 сәгать 40 минутта Биектау районы кешесе шушы районның Село-Алаты авылында, бер-берсен күрә алмаулары аркасында, кулына кухня пычагы алып, ир-атның уң иңбашына кадый һәм бу кеше шушы ярадан җан бирә. Суд-медицина тикшерүе ир-атның дөрестән дә әлеге ярадан вафат булуы турында нәтиҗә чыгарды.

Бу җинаятьне кылган хатынның үтәлмәгән суд хөкеме бар, ул беркайда да эшләми, даими керем чыганагы юк, белә торып, авыр җинаять кылганлыктан, алдан тикшерү уздыру органнарыннан яки судтан качып йөрергә дә, җинаятьчел гамәлләрен дәвам иттерергә дә, шаһитларга, җинаятькә карата суд эшләрен башкаруда катнашучы башкаларга янарга да, дәлилләрне юк итәргә һәм башка юл белән җинаять эшен тикшерүгә комачауларга да мөмкин. Алда әйтелгәннәрдән чыгып, бу хатын сак астына алынды.

2011 нче елның 28 нче ноябрендә РФ Җинаять-процессуаль кодексының 172 статьясы нигезендә бу хатынга РФ ҖКның 105 нче статьясының 1 нче өлешендә күздә тотылган җинаять (үтерү, ягъни белә торып, башка кешене үлемгә дучар итү) кылуда гаепләү белдерелде.

Биектау районы прокуратурасы җинаять эше кузгатуны законлы һәм нигезле дип саный.

Ф.ГАЙФУЛЛИН, Биектау районы прокуроры, өлкән юстиция советнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев