Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Усадта янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды

Усад спирт заводы территориясендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр уздырылды. Әлеге чарада шушы предприятиедә эшләүчеләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Биектау районы үзәк хастаханәсе һәм башка учреждениеләр хезмәткәрләре катнашты. Алдан төзелгән сценарий буенча җитештерү корпусларының берсендә янгын чыга. Янгын чыгуның гадәттә гамәлдә була торган барлык вариантлары да күздә тотыла.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре шартлы рәвештә янгын чыккан дип саналган урынга килеп җитүгә үк Усад спирт заводының баш инженерыннан килеп туган хәлгә кагылышлы барлык нечкәлекләрне сораштырдылар. Өйрәнүләр сценарие нигезендә янгын җитештерү корпусында чыга, ә анда предприятиенең берничә эшчесе чыгарга өлгерми кала. Янгын сүндерүчеләр шунда ук кешеләрне коткару эшенә керештеләр. Әле көтелмәгән хәл дә килеп чыкты.

- Сценарий буенча бездә зыян күрүчеләр өчәү иде, әмма янгын сүндерү җитәкчесенең өстәмә рәвештә белдерүе буенча тагын бер зыян күрүче булуы ачыкланды. Аның турында хезмәткәрләр дә, янгын сагы бүлекчәсенең шәхси составы да белми. Шулай итеп, зыян күргән 4 кеше коткарылды һәм “Ашыгыч ярдәм” машинасына тапшырылды, - дип сөйләде Биектау янгын-коткару гарнизоны начальнигы Раил Шәймәрданов.

Берәүләр бинада калучыларны коткарган арада башкалар “янгынга” каршы көрәштеләр. Җиңсәләрне таратып җибәрделәр, гидрантларны тоташтырдылар һәм инде су җибәрергә дә әзер иделәр, әмма эшнең су сиптерүгә кадәр барып җитмәячәге алдан ук билгеле иде. Чөнки Усад спирт заводы - җитди предприятие һәм хәтта мондый киң күләмле өйрәнүләр дә җитештерү барышын тоткарларга тиеш түгел. Төп максат - янгын сүндерүдә катнашучыларның һәммәсенең дә бергә һәм бердәм эш итүенә ирешү иде.

- Мондый зур өйрәнүләр әле беренче тапкыр уздырыла. Без өйрәнүләрне моңа кадәр дә уздырдык, әмма алар кечерәк иде. Монысында өйрәнүләргә киңәйтелгән состав җәлеп ителде. Янгын сагы көчәйтелде, аларда сугышчан бригадалар да күбрәк. Өйрәнүләргә медицина хезмәткәрләре дә, газ шартлау куркынычы янаган очракта коткаручылар да чакырылды, - диде Усад спирт заводының баш инженеры Андрей Бондаренко.

Башкарыла торган гамәлләр махсус оештырылган штаб күзәтүендә һәм контролендә булды. Өйрәнүләрнең ничек узуы турында бирегә мәгълүмат җиткерелеп торды, ә аларга теге яки бу хезмәтләрнең кайсы очракта ниләр эшләргә тиешлегенә күрсәтмәләр бирелде. Предприятие хезмәткәрләренең ничек эш итүләрен майор Алексей Разгулов бәяләде. Заводтагы хәбәр итү системасын һәм персоналның эвакуация вакытында үзен ничек тотуын ул канәгатьләнерлек дип бәяләде.

- Хезмәт күрсәтүче персоналның эш итүе “яхшы” дип бәяләнде. Алар үз алларына куелган барлык бурычларны да үтәделәр, кешеләр бинадан үз вакытында чыктылар, - дип өйрәнүләргә нәтиҗә ясады Биектау районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы Алексей Разгулов.

Мондый өйрәнүләр җитештерү объектында эшләүчеләр белән бердәм эш итү буенча бүлекчәләрнең тактик мөмкинлекләрен гамәлдә сынап карау өчен уздырыла. Өйрәнүләрдә барлыгы 50 дән артык кеше катнашты.

 Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев