Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда Рамазан-2026 өчен зәкят һәм фидия күләмнәре билгеләнде

Татарстанда изге Рамазан ае чорына зәкят һәм фидия күләмнәре расланды. 2026 елда ураза 19 февральдә башланачак. Бу вакытта мөселманнар таң атканнан алып кояш батканчы ашау-эчүдән тыелып торалар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мәҗбүри һәм хәйрия түләүләре күләмнәре игълан ителде. Фидия сәламәтлеге аркасында ураза тота алмаган һәм соңрак калдырылган көннәрен каза кыла алмаган кешеләр өчен түләнә. Аның күләме һәр калдырылган көн өчен 450 сум тәшкил итә.

Зәкят — нисаб күләменнән артык булган малдан түләнә торган мәҗбүри сәдака. 2026 елда нисаб күләме алтын бәясенә карап 940 мең сум итеп билгеләнде. Зәкятнең минималь күләме — 200 сум.

Җыелган акчалар мохтаҗларга ярдәм итүгә һәм авыз ачу мәҗлесләрен — ифтарлар оештыруга юнәлтеләчәк. Зур республикакүләм ифтар 13 мартта «Казань Экспо» мәйданчыгында узачак, анда якынча 10 мең кеше катнашуы көтелә.

#Рамазан2026 #ураза #зәкят #фидия #ислам #Татарстан #ифтар #мөселманнар #дин #хәйрия

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новости татарстана