Татарстанда киләсе көннәрдә кискен салкыннар көтәлә
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда киләсе көннәрдә кискен салкыннар көтәлә

Татарстан Гидрометүзәге белдерүенчә, 16 гыйнвар төнендә һәм иртәсендә республиканың күп районнарында һава температурасы -25...-27 градуска кадәр төшәчәк. Аеруча көнчыгыш өлешләрдә салкын көчлерәк булырга мөмкин.

16 гыйнварда алмашынучан болытлылык, уртача җил һәм юлларда куркынычлы бозлавык сакланачак.

Салкыннар Себердән килгән антициклон аркасында керә. Якын көннәрдә явым-төшем көтелми, ә һава температурасы климат нормасыннан 7-10 градуска түбәнрәк булачак.

17-18 гыйнварда көндез -11...-17°, төннәрен -19...-26°, кайбер урыннарда -30° хәтле салкын булыр.

#Татарстан #Погода #Салкыннар #Гидрометүзәк #Кыш #Җил #Бозлавык #Кисәтү


Нет комментариев