Татарстанда гаилә ипотекасы лимитын арттыру тәкъдим ителде
Татарстан Рәисе Рустам Минниханов кыйммәт тораклы төбәкләрдә гаилә ипотекасы лимитларын арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Россия Төзелеш министрлыгы коллегиясе һәм Дәүләт Советы комиссиясенең уртак утырышында белдерде.
Аның фикеренчә, лимитны Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендәге кебек 12 млн сумга кадәр күтәрергә кирәк. Хәзерге вакытта бөтен ил буенча лимит 6 млн сум тәшкил итә, һәм күп төбәкләрдә ул инде нәтиҗәле эшләми.
Казаннан мисал: ике бүлмәле фатир 16 млн сум тора. Бу очракта лимит кредитның бары тик 37 процентын гына каплый, ә ипотеканы раслау өчен айлык керем 320 мең сум булырга тиеш. Чагыштыру өчен, Мәскәү өлкәсе өчен айлык түләү якынча 68 мең сум, ә Ленинград өлкәсендә — 58 мең сум.
«Кыйммәт тораклы төбәкләрдә яшәүчеләр ике тапкыр күбрәк түләргә мәҗбүр», — дип билгеләп үтте Рустам Минниханов.
Ул шулай ук югары лимитны кимендә ике бүлмәле яки мәйданы 60 кв. м булган фатирлар сатып алганда гына кулланырга тәкъдим итте. Чөнки хәзер ил буенча төзелгән торакның 54 проценты студияләр һәм бер бүлмәле фатирлардан тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев