Штрафыңны түләмәсәң, машинаңнан колак кагарсың
ЮХИДИның Биектау бүлеге хезмәткәрләре явыз ният белән тәртип бозучыны тоткарладылар. Машина хуҗасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен генә бозып калмаган, ул хәтта штрафларын да түләмәгән. 16 мең сум штраф җыелган. 2 ай вакыт үтеп китсә дә, ул аларны түләргә ашыкмаган - билгеләнгән штрафларны түләү өчен нәкъ менә шуның кадәрле вакыт бирелә.
Автомобиль хуҗасы штрафларын барыбер түләмәгән. Шуңа күрә ЮХИДИ бүлеге әлеге эшне суд приставлары хезмәтенә җибәрергә мәҗбүр булган. Административ штрафларны түләттерү буенча эш кузгатылганнан соң ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре тәртип бозучы янына киләләр һәм аның машинасын махсус урынга җибәрәләр.
- Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре суд приставлары хезмәте белән берлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан билгеләнгән административ штрафларны түләттерү буенча көн саен планда күздә тотылган эш алып баралар. Административ штраф суммасы 3 мең сумнан арткан бурычлыларның транспорт чарасына арест салына. Транспорт чарасын штраф стоянкасыннан бирү турындагы карарны пристав барлык административ штрафлар түләнгәннән соң гына бирә, - дип аңлатты ЮХИДИ бүлегенең юл-патрульлек хезмәте инспекторы капитан Динар Мөбарәков.
Автомобилен аның хуҗасы барлык штрафларын түләгәннән соң гына ала алачак. Бу ел башыннан автомобильгә арест салуның икенче очрагы инде. Шулай ук өч кеше административ штрафларны түләмәгән өчен РФ Кодексының 20.25 маддәсе буенча махсус изоляторга җибәрелде.
-Административ штрафны әлеге Кодекста күздә тотылган срокта түләмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штраф салына, әмма ул бер мең сумнан да ким булмаска тиеш. Шулай ук анда унбиш тәүлеккә кадәр административ арест, я булмаса илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр дә күздә тотылган, - дип руль артындагыларның исенә төшереп үтте ЮХИДИның Биектау районындагы бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Айрат Әсәдуллин закон таләпләрен.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев