Россиядә электрон паспорт куллану киңәйтелә
Россия гражданнары шәхесләрен раслау өчен электрон паспортны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша куллана алачак. Әлеге документны элемтә салоннарында һәм медицина учреждениеләрендә күрсәтү мөмкин булачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте карарында хәбәр ителә.
27 февральдән Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә «цифрлы паспорт» кертүнең дүртенче этабы башлана. Бу этап кысаларында гражданнар электрон документны элемтә операторларыннан хезмәтләр алу вакытында куллана алачак.
Шулай ук электрон паспорт ярдәмендә шәхесне шәхси медицина клиникаларында да раслау мөмкинлеге каралган. Әмма бу әлеге медицина оешмасында алдан персональ исәпкә куелган пациентлар өчен генә гамәлдә булачак.
Шул ук вакытта кәгазь паспорт үз көчен югалтмый һәм цифрлы документ белән беррәттән кулланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев