Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Пластик шешәләрне аерым җыюның мәгънәсе бармы?

Сигез пластик шешәдән бер футболка, ягъни пластик шешәләр хәзер ничек эшкәртелә?

Игътибар иткәнсездер, район үзәгендә иллеләп урында  кулланудан калган пластик шешәләр өчен аерым савытлар хасил булды. Биектаулылар  хәзер пластик калдыкларны, чүп-чардан аерып, шунда ташлыйлар. Биектау районы халкы гына да ай саен 1,5 тонна пластик калдыклар җыя һәм аны эшкәртү предприятиесенә җибәрә. Үзләре илтеп йөрми инде, әлбәттә. Пластик шешәләрне  аерым бер пакетларга салалар да көнкүреш калдыклары ташлый торган контейнерларның пластик җыю өчен махсус куелганнарына ташлыйлар. Андый контейнерлар һәр урамга куелган. Әле моннан ике ай элек кенә пластик башка көнкүреш калдыклары белән бергә ташлана иде. Хәзер инде махсус куелган контейнерлар районда  иллеләп исәпләнә. Аларны «ЭКО-Приоритет» оешмасы урнаштыра. Шул ук оешма тулы контейнерларны алып китә һәм яңаларын куя. Аена тонна ярым авырлыкта шешә туплана. Биектаулылар мондый сервистан бик канәгать. Хәтта район халкы үзе үк урамнарына шундый контейнерлар куюны үтенеп мөрәҗәгать итә.

Пластик шешәләргә халык та күнегеп бетте инде. Алар тотып йөрергә дә җиңел, уңайлы, өстәвенә, ватылмый да.  Җир йөзендә минут саен пластикада йөзәрләгән мең товар сатыла. Экологиягә сак карашлы кешеләр бер үк шешәне берничә тапкыр кулланырга мөмкин. Ә менә биектаулылар хәзер шешәләрне махсус контейнерларга ташлый  ала. Соңыннан аларны кая алып китәләр, шешәнең алдагы язмышы нинди? Шул һәм башка сорауларга җавап эзләп без дә  «ЭКО-Приоритет» оешмасына юл тоттык.  Әлеге предприятие үзе үк шешәләрне эшкәртеп, алардан  башка төр файдалы товар эшләп чыгара.

“Пластик шешәдән бер дигән полиэтиле́нтерефтала́т — термопластик килеп чыга. Без профлист ясыйбыз. Ул металл пластик кебек үк, әмма бер өстенлеге бар – безнең пластикны теләсә ничек  бөгеп була. Соңыннан ул кабат үз хәленә кайта. Ә металланы бөксәң, анда эз кала”, - ди «Эко-Приоритет» компаниесе вәкиле Альберт Сәгыйтов.

Пластиктан  мендәр һәм диван  эчлеге  ясыйлар, хәтта кием тегәргә яраклы материал да ясап була. Мәсәлән, бер футболка тегәр өчен 8 пластик шешә кирәк.

Мондый югары сыйфатлы материаллар эшләп чыгару өчен сыйфатлы шешәләр генә алына. Барлык пластик шешә дә бу рәвешле утильләштерелми. Пластик уенчыкларны,  бахилларны, кәгазь стаканнарны  шешә өчен махсус куелган контейнерларга салырга ярамый. Контейнер янында пластикны утильләштерү кагыйдәләре язылган белешмәләр эленгән. Иң элек шул кагыйдәләр белән танышу мөһим. Калдыкларны кагыйдә буенча утильләштергән очракта калдыкларны төрләргә, сортларга бүлеп торучы эшчеләргә дә җиңел булачак.  Эшнең нәтиҗәсе дә тизрәк күренәчәк. Чүп-чарны бүлеп җыю кебек яңалыкның районның барлык авылларына да  кайчан килеп җитәчәге турында төгәл әйтеп булмый, әмма Биектау халкы моңа риза һәм чүпне берничәгә бүлеп җыюдан иренмәячәкләренә ышанырга була.

Энҗе  Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев