Мөселманнарның үзара кардәшлеге - олыларга ихтирам, мохтаҗларга ярдәм
Сәдака ул - кешене Аллаһка якынайта торган гыйбадәтләрнең берсе. Дөньяда вакытта сәдака бирүчеләргә ахирәт дөньясында уннан алып җиде йөзгә кадәр, ә кайбер кешеләргә аннан да күбрәк әҗерсавап бирелә. Кайберләре бу эшкә яңа гына алынсалар, күпләре эшләгән эшләрен күрсәтергә омтылмыйча, дистә еллар буе авыр хәлдә калганнарга, гомумән төрле чаралар үткәрүдә яисә катнашуга үзләреннән саллы өлеш кертәләр.
Шундыйларның берсе - Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе. Оешма исеменнән райныбызның40 ка якын гаиләсенә азык-төлек пакетлары таратылды.
Калинино авылында урнашкан “Карадениз” мәчетендә Җомга вәгазе Рамазан аеның соңгы декадасы ункөнлектә аеруча саваплы булган гамәлләрне аңлатуга багышланды. Ислам дине - кешеләрне бердәм булырга, җәмәгать булып яшәргә чакыручы дин. Мөселманнарның үзара кардәшлеге - олыларга ихтирам, мохтаҗларга ярдәм, авыр тормыш хәлләрендә калучы гаиләләргә игътибар күрсәтүдән гыйбарәт. Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләр ассоцияциясенең дә төп максаты шул. Бу көнне ул ассоциация вәкилләрен Калинино авылына алып килгән. Гадәт буенча буш кул белән килмәгәннәр. Үзләре белән азык-төлек тутырылган пакетлар алып килгәннәр. Сүз уңаеннан, соңгы ике ел эчендә мондый ярдәм районның барлык авылларында да күрсәтелде.
- Барлыгы 4 дистәгә якын әзер азык-төлек пакетлары үз ияләренә тапшырылды. Алар исә кичен ифтар табыннарын бизәр дип көтелә, - диде Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов.
Гүзәлия ВАФИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев