Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Махсус операция зонасындагы хәрбиләр мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел

Биектау районы халкы ай саен махсус хәрби операция зонасына, хәрбиләр өчен иң кирәкле булган әйберләрне генә туплап, гуманитар ярдәм җибәрә.

Гуманитар ярдәм туплауда район администрациясендә эшләүчеләр, төрле оешмаларда, предприятиеләрдә хезмәт куючылар, волонтерлар һәм битараф булмаган игелекле райондашлар катнаша. Чираттагы гуманитар ярдәм Херсон юнәлешенә озатылды.

Төзелеш материалларын йөк машинасына төяү өчен,  аларның иң элек размерларын үзгәртеп, сантиметрлап кистеләр. Хәрби зонада такта   бигрәк тә кирәкле материал. Чөнки тактадан хәрбиләр үзләре өчен блиндажлар төзиләр. Тигез кадак, борып кертә торган кадаклар, рәшәткәләр өчен тимер челтәр, маскировка  челтәрләре – барысы да блиндаж төзегәндә кирәкле материаллар булып тора.

“Волонтерлар,  районның  социаль яклау бүлегенә килеп, маскировка челтәрләре үрәләр, – ди волонтер Марина Куцакова. – Аларның барысына да зур рәхмәт. Биектауның Полковая 55 йортына  урнашкан бер ательесында  да маскировка челтәрләре үрәләр. Волонтерлар гына түгел, пенсионерлар, төрле оешмада эшләүчеләр, мәктәп укучылары да челтәр үрүдә катнаша. Алар барысы да бу эшне үзләренең намус бурычы итеп кабул итә”.

“Безнең һәркайсыбыз, хәрби зонадагы якташларыбызга ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген аңлап, алар өчен борчылып, тиз арада җиңү белән туган җиргә кайтуларын теләп, изге эшкә берләштек. Барытик бергәлек кенә кыенлыктан алып чыгачагына һәркайсыбыз ышанабыз”, - ди волонтер Галина Низамова.

Гуманитар ярдәм хәрби зонада көрәшүче якташларыбыз җибәргән исемлек буенча туплана. Дарулар, маскировка челтәрләре,  ашамлык, кием-салым, бер тапкыр гына куллана торган савыт-саба, шешәләргә тутырылган су, төзелеш материаллары – барысы да исемлектә бар. Хәрбиләр мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел.

“Без, Мүлмә авыл җирлеге халкы, гуманитар ярдәм туплауда даими катнашып киләбез, - ди Мүлмә авылы мәдәният йорты директоры Динар Зиннәтуллин. – Туплап кына калмыйбыз,  ярдәмне машиналарга төяп тә җибәрәбез. Үзебезнең мондый изге эштә ярдәм итә алуыбызга шатланабыз. Авылыбызда гына түгел, районыбызда игелекле кешеләр күплегенә сөенәбез”.

 Гуманитар ярдәм туплауны оештыручыларның  сүзләренә караганда, ай саен ярдәм итәргә теләүчеләр саны кими бара. Шуңа барәбәр ярдәмнең күләме дә кими. Әлбәттә, бу позитив күренеш түгел.  Якташларыбызга ярдәм итүчеләр саны күбәйсен иде. Җиңүгә барытик фронт белән тылның бер йодрыктай туплануы нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Киләсе гумантар ярдәм Сватов юнәлешенә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев