Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Кызларның тырышлыгы һәм осталыгы районның дәрәҗәсен күтәрә

Районыбыз кызлары “СозвездиеЙолдызлык” XXII нче Ачык республика яшьләр эстрада фестиваленең 22 нче мартта Арчада узган алтынчы зона этабында Биектау ирешкән уңышларга тагын бер җиңү өстәделәр.

“Созвездие-Йолдызлык”ның зона этабында республиканың җиде районыннан, шул исәптән Биектаудан да килгән мең ярымнан күбрәк бала катнашты. Безнең районнан анда төрле яшь төркемнәрендә 30дан артык җырчы, шулай ук вокаль ансамбльләр барды. “Вокал-соло” номинациясендә уртанчылар төркемендә кызлар арасында Амелия Феофанова беренче урынны алды.

- “Созвездие-Йолдызлык”та бишенче елымны катнашсам да, мин барыбер бик нык дулкынланам. Үзем вокал белән шөгыльләнүдән бер генә көнгә дә тукталып тормыйм, тавышымны камилләштерергә тырышам, - диде Амелия Феофанова.

Амелия “Сәйлән” фестивалендә дә җиңү яулады, Уфада узган “Идел” Халыкара фестивале лауреаты да булды. Ул республика телевидениесендә дә еш күренә, филармониядә мюзиклларда катнаша.

- Узган ел Амелия “СозвездиеЙолдызлык”ның Казанда узган суперфиналында икенче дәрәҗә лауреат булды. Быел да ул, зона этабында җиңү яулап, бик яхшы чыгыш ясады. Район җитәкчеләре ярдәм итәргә әзер торганда, әти-әниләр, педагог һәм балалар бербөтен булып эшләгәндә барысы да әйбәт килеп чыга, - диде вокал буенча педагог Гөлнара Галиуллина.

Гөлнара Га лиуллина үз ендә тәрбияләнүчеләр турында горурланып сөйли. Бу юлы уңыш Амелия Феофановага гына түгел, башкаларга да елмайды. Әдилә Зиннәтуллина һәм “Алтынай” триосы, 1 нче урынны алып, “СозвездиеЙолдызлык”ның республика конкурсы финалына чыктылар. Финалда шулай ук Биектауның өч солисты һәм “Везунчик” ансамбле дә катнашачак. Финал 9-13 апрельдә Казанда узачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев