Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Илебездә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды

1 нче апрельдән Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хезмәткә язгы чакырылыш башланып китте. Бу чакырылышта Биектау районыннан хезмәт итәргә 60тан күбрәк егет китәчәк.

Кораллы Көчләрдә хезмәт итәргә 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге яшьләр китә, хезмәт срогы - 1 ел. Армиягә китәсе егетләр белән башта махсус чакыру комиссиясендә аралашалар, аларның сорауларына җавап бирәләр, курку-шомлану, шик-шөбһәләре юкмы, дип кызыксыналар. Әгәр дә егет армия хезмәтен җитди мөнәсәбәттә булып, аңлап сайлаган икән, ул чакта аның өчен үзе теләгән гаскәрләргә эләгү мөмкинлеге туа.

- Моннан алдагы еллардагы кебек, армиягә чакырылучыларның күпчелеге, ә бу чама белән барлык призывникларның 45 проценты дигән сүз, коры җир гаскәрләренә җибәреләчәк, 10 проценты - ВМФ, ВДВ, диңгез пехотасына. Армиягә алынучыларның 13 проценты стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итәчәк, - дип аңлатты Биектаурайонының хәрби комиссары Александр Найденов.

Ә инде армия хезмәтенә барырга теләмәүчеләргә килгәндә, закон буенча алар 27 яшь тулганнан соң хәрби билет алмаячак. Аларга белешмә генә биреләчәк, һәм аның белән муниципаль дәүләт органнарына, көч структураларына эшкә урнашып булмаячак.

Биектау районы хәрби комиссары шулай ук Россия Федерациясенең Оборона министры Сергей Шойгуның чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрләрнең кайнар нокталарга җибәрелмәячәге, анда бары тик контрактникларның гына хезмәт итүе турындагы белдерүен дә әйтеп үтте.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев