Синоптиклар хәбәр итүенчә, аномаль җылы һава торышы 8 майга кадәр сакланачак. Казанда бүген хәтта 2010 елгы температура рекорды да кабатланырга мөмкин.
Әмма 9 майдан республикага кискен салкынаю киләчәк. Көндез һава температурасы +10…+15 градуска кадәр төшәчәк, ә төнлә кайбер урыннарда нуль тирәсендә суыклар һәм кырау булуы ихтимал.
Һава торышындагы мондый кискен үзгәреш аеруча сизелер: әле генә җәйге киемнәрдә йөргән булсалар, ял көннәрендә инде кабат курткаларга күчәргә туры киләчәк.
Нет комментариев