Җиңел атлетика эстафетасында иң яхшы йөгерешчеләр билгеле булды
“Казан арты” паркы стадионы янында язгы җиңел атлетика эстафетасы уздырылды. Мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре, райондагы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең җыелма командалары үзара көч сынаштылар. Әлеге спорт чарасында 100дән артык кеше катнашты.
Ярышлар ачылыш тантанасыннан башланып китте. Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул спорт чарасына җыелучыларны яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады, эстафетада уңышлар теләде һәм спорт белән активрак шөгыльләнергә өндәде. Рәсми өлештән соң катнашучылар стадионга юнәлделәр, ә анда инде ярыш кызуы үзен сиздерә дә башлаган иде.
Физкультура укытучылары балаларны әйдәкләп торалар. Ярыш дүрт яшь категориясендә узды. Беренчеләрдән булып стартка 1-4 сыйныф укучылары басты. Эстафетаны 5-8 сыйныфлар дәвам итте, ә өлкән сыйныфлар мәктәп балалары арасындагы ярышны йомгаклап куйдылар. Көч сынашуда катнашучы һәр кешегә стадион тирәли йөгереп узарга һәм эстафета таякчыгын командадагы иптәшенә тапшырырга кирәк иде. Эстафета катнаш составта уздырылды. Командаларда 2 кыз һәм 2 малай - дүртәр кеше.
- Бүген безне һава торышы да, катнашучылар да сөендерә. Узган ел белән чагыштырганда җиңел атлетика эстафетасында катнашучылар саны шактый артты. Бөтенесенең дә кәефләре күтәренке, - диде Биектау районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Чапурин.
Иң яхшы кәеф ярышлардан соң эстафета җиңүчеләрендә һәм призлы урыннарны яулаучыларда булды. Район оешмалары арасында беренче этаптан соң аермачык өстенлек итүче юк иде әле. Ә инде соңгы этап башланыр алдыннан Дөбьяз гомуми урта белем бирү мәктәбе коллективының ирешкән өстенлекләрен югалтмаячаклары ачыкланды. Сүз уңаеннан аларның эстафета таякчыгын тапшырганда кагыйдәләрне үтәп эш итүче бердәнбер команда булуын да билгеләп үтү урынлы булыр.
Дөбьяз мәктәбеннән җиңел атлетика белән мавыгучы, район оешмалары арасындагы ярышта беренче тапкыр катнашучы ярыш турында үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.
- Йомгаклау этабында авыр булды. Башта көч була, тыныч кына йөгерәсең, ә инде азакка таба аяклар хәлсезләнә. Анда инде кыенлаша, - диде Дөбьяз мәктәбе практиканты Адель Галиуллин.
Теләсә кайсы чараның да иң күңелле мизгелләре бүләкләү була. Мактау пьедесталына күтәрелүчеләр - өченче урынны алган Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе, икенче баскычта яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре, ә Дөбьяз мәктәбе коллективы - җиңүче.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев