Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Әфган кызалаклары бүгенгәчә күз алдында

Район газетасы битләрендә юбилярлар турында еш язабыз. Бүгенге язмабыз үзенчәлекле гомер юлы үткән юбиляр турында. Ул үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Александр Гнедин Әфганстанда хезмәт итеп кайткан. Кайткач та хәрби киемен салмаган. 1994 елга кадәр Россия армиясе сафларында булган. 90- нчы еллар илдә кризис еллары булса да, һәркем үзе теләгән эшне сайлап алырга мөмкинлек биргән еллар булып истә калды. Александр Гнедин да машиналарны реставрацияләү белән шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә аның клубында нинди генә уникаль автомобильләр юк!

Александр Гнедин оештырып җибәргән ретро автомобильләрне ремонтлау клубы зур гына ангарда урнашкан. Анда якты, җылы. Еш кына биредә Александр Гнединның Әфганстанда бергә хезмәт иткән хәрби дуслары җыела. Алар Арча, Балтач, Биектау районнарыннан киләләр. Быел да 15 февральдә - моннан 33 ел элек Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгып беткән көнендә - ир-егетләр яңадан бергә җыелды. Алар Әфган тауларында башларын салган сугышчан дусларын искә алдылар.

Александр Васильевич үзенең хәрби дусларын бик еш кунакка чакыра. Бердәмлек һәм бер-берсенә теләктәшлек аларга алга таба яшәргә көч бирә. Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның Татарстан иҗтимагый региональ оешмасы республикада иң көчле оешмаларның берсе. Әфганстан сугышында катнашкан, Россиядәге локаль конфликтларда туган ил иминлеген яклап көрәшкән хәрбиләр республикакүләм хәрби-патриотик чараларда актив катнашалар. Александр Гнедин хәрби хезмәттәге кебек, үзенә бик кадерле кыйммәтләрне вакламый: ул - яраткан гаиләсе һәм дуслары. Ә инде ретро автомобильләр аның күптәнге шөгыле.

“Мин автомобиль частьләрендә хезмәт иттем. “Машина җене” миңа менә шунда кагылды бугай инде, - дип искә ала Александр Васильевич. - Армиядән кайткач автомобильләр ремонтлый башладым. Мактанып әйтүем түгел, машина әле яңа гына заводтан чыккан кебек була. Казанда ел саен ретро автомобильләр парады уздырыла. Анда катнаша торган автомобильләрнең 90 процентына минем кулым тигән”.

Александр Васильевичны бүген уникаль, бик сирәк очрый торган автомобильләр генә кызыксындыра. Реставрация эшенә керешер алдыннан ул машинаның сызымнарын таба, аңа корпус эзли. Әзерлек эшләре беткәч кенә эшкә керешә. Машинаны идеаль дәрәҗәгә җиткергәнче туктамый. Бүген аның коллекциясендә биш дистәдән артык ретро автомобиль бар. Алар барысы да йөри. Аның ангарында Раиса Горбачеваның броня белән капланган «Чайка»сы, 9 май парадында катнашкан легендар «Победа», кайчандыр В.И.Ленин чыгыш ясаган броневикның күчермә варианты һәм башка автомобильләр бар. Һәр машина коллекционерның үзе өчен генә түгел, тарих өчен уникаль экспонат булып тора. Александр Гнединның мондый шөгылен аңламаучылар да бар. Әмма ул андыйларга юмор белән карый.

Дуслары аны киң күңелле, көләч, тырыш һәм ярдәмчел булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр.

“Александр үзе дә, машиналары кебек, уникаль шәхес, - ди Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның Татарстан иҗтимагый региональ оешмасының Биектау районы бүлеге рәисе Ришат Нургалиев. - Мин аның кырыс чагын, гомумән белмим. Һәрвакыт ачык йөзле, ярдәм сорап килсәң беркайчан да кире борып җибәрми. Район күләмендә уздырыла торган чараларда бик теләп ярдәм итә”.

Сугышчан дусты Олег Мартынов та юбилярны гомер бәйрәме белән котларга килгән: “Александр Васильевич безгә барлык яктан да үрнәк. Гаиләсенә, дусларына, яраткан шөгыленә мөгамәләсе безнең өчен дә өлге булып тора. Аны бүгенге юбилее белән котларга бик рәхәтләнеп килдек”.

Олуг юбилее уңаеннан Александр Гнединга әфганчылар хәрәкәтендә актив катнашканы һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә керткән тырышлыгы өчен «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены һәм Биектау районы Башкарма комитетының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев