Эшләүче пенсионерларның пенсияләре 1 августтан яңадан исәпләнәчәк
2026 елның 1 августыннан пенсионерларның аерым категорияләренә түләүләр арттырылачак. Арттыру эшләүче пенсионерларга, тупланма пенсия алучыларга, I төркем инвалидларга, төньяк яки авыл стажы булган гражданнарга, шулай ук июль аенда 80 яшь тулган кешеләргә кагылачак, дип хәбәр итә РИА Новости.
Эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк
Эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләренә 2025 елда алар өчен түләнгән иминият кертемнәрен исәпкә алып, ел саен яңадан исәп-хисап ясалачак. Арттыру күләме хезмәт хакына, стажга һәм пенсия баллары санына бәйле булачак.
Исәпләгәндә өч баллдан артык булмаган күрсәткеч кенә исәпкә алыначак.
Тупланма пенсия һәм башка түләүләр артачак
Тупланма пенсия 17,3 процентка, ә билгеләнгән вакытлы пенсия түләве 19,3 процентка артачак. 80 яшькә җиткән гражданнарга теркәлгән түләү ике тапкыр арттырылачак һәм карау өчен 1413,86 сум күләмендә өстәмә түләү билгеләнәчәк.
Шундый ук арттыру I төркем инвалидлыгы билгеләнгән очракта да каралган. Әмма пенсионер башка нигез буенча инде икеләтә арттырылган теркәлгән түләү ала икән, кабат өстәмә түләү билгеләнмәячәк.
Төньяк һәм авыл стажы өчен дә өстәмәләр каралган
Күпьеллык стаж өчен дә өстәмә түләүләр карала. Алар Ерак Төньякта, аңа тиңләштерелгән территорияләрдә һәм авыл хуҗалыгында эшләгән гражданнарга кагылачак.
Моннан тыш, хезмәткә сәләтсез карамактагылары булган пенсионерларның теркәлгән түләү күләме дә артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев