«Элита» - Россиядә иң алдынгы предприятиеләрнең берсе
Биектау районында урнашкан “Элита” төп нәсел предприятиесендә Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләреннән килгән белгечләр катнашында семинар узды. Кунаклар нәсел үгезләрен карадылар, орлыкларны саклау лабораториясе эше белән таныштылар, терлек азыгы сыйфаты һәм сөт сыйфаты белән кызыксындылар.
«Элита» нәсел предприятиесе - ул республиканың сөт терлекчелегендә селекция-генетика үзәге булып тора. Биредәге нәсел үгезләре орлыкларының сыйфаты дөньякүләм дәрәҗәгә тиң. «Элита» предприятиесе ресурсларыннан һәм орлык материалыннан Россиянең күп кенә төбәкләре файдалана. Чираттагы семинарга да илнең 30 дан артык предприятиесеннән хезмәткәрләр, төбәк министрлыклары вәкилләре килгән иде. Аларның барысын да «Элита» предприятиесенең мөмкинлекләре, хуҗалыкларга нинди материал тәкъдим итә алуы кызыксындырды. Татарстан сөтчелек төбәге булганга күрә, монда да күпчелек үгезләр - сөт үгезләре. Ягъни, аларның буыны сөтле буын. Оешма базасында үгез үстерү белән генә шөгыльләнмиләр, орлыкны тикшерү, сатуга әзерләү өчен лабораторияләр дә бар биредә. Терлек азыгы белән системалы эш алып бару нәтиҗәсендә монда терлекчелек өлкәсендә продуктивлылыкны арттыра баралар.
Кунаклар предприятиенең соңгы елларда сатып алган үгезләрен карадылар. Һәркем үзен кызыксындырган сорауга тулы җавап алды. Аларны сөтнең сыйфаты, материалга анализ ясау ысуллары, предприятиедәге заманча җиһазлар, техника, хәтта санкцияләр белән бәйле булган сораулар да кызыксындырды. Санкция турында“Элита” төп нәсел предприятиесе генераль директоры Фәннүр Зарипов үзе җавап бирде: “Санкцияләр йогынтысы, әлбәттә, бар, - диде ул. – Безнең техник линияләр барысы да чит илдән кайтарылган җиһазлар. Хәзер инде комплектлый торган материаллар, запас частьләр кытлыгы булырга мөмкин. Әмма без кыенлыклардан чыгу юлларын беләбез, санкцияләргә дә әзер, орлыкларга бәя арттыру турында да уйламыйбыз”.
Предприятиенең генераль директоры сүзләренә караганда, республикада сыерларның баш саны кимегән очракта да сөт җитештерү арта бара. Бу – генетика эше. Чөнки Татарстанда терлекчелек предприятиеләренең 50 проценты «Элита»ның генетик материалыннан файдалана. Соңгы елларда Россия төбәкләреннән дә сатып алучылар килә башлады.
Самара өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эшләре идарәсе җитәкчесе Рудольф Ильин да гаҗәпләнүен яшермәде:
“Совет вакытыннан сакланып калган эш алымнары һәм технологияне заман таләпләренә туры китереп камилләштерү бигрәк тә сокландыра. Мондый предприятиеләрнең сакланып калуы һәм терлекчелек үсешенә ярдәм итүе аеруча куандыра”.
Самара өлкәсе Куйбышев исемендәге хуҗалык вәкиле Юлия Комарова да сүзгә кушылды: «Элита» предприятиесеннән алынган ике үгез - Аслан һәм Серак - бездә дә үзләрен югары продуктлы нәсел үгезләре итеп танытты. Бүгенге көндә аларның “кызлары” моңарчы күрелмәгән дәзрәҗәдә сөт бирә. Гомумән, сөт җитештерү арта бара”.
Бүгенге көндә «Элита» предприятиесендә токым ягыннан аеруча ышанычлы үгезләргә генә өстенлек бирелә. Кыйммәтле үгезләр файдаланып, ясалма орлыкландыруның заманча алымнарын кертү юлы белән мөгезле эре терлекнең продукция бирү сыйфатын тагын да арттыру - «Элита»ның төп бурычы. Татарстанда ул берәү генә. Ә Россиядә андый предприятиеләр өч дистәгә якынлашып килә. Нәсел үгезләре орлыгын җитештерү һәм сату буенча «Элита» Россиядә иң зур предприятиеләрнең берсе булып санала.
Галия Ильдарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев