Дембель альбомы - армиядә хезмәт иткән еллар турында истәлек
Әнисә белән Мөнир Хәйруллиннарның берберсен нык яратуына сокланмый мөмкин түгел. Мөнир Смоленскида хезмәт иткәндә алар 730 көн берберсен күрми торалар. 18 яшьлек Әнисә сөйгәнен армиягә озатканда күз яшьләрен сөрткән кулъяулыкны Мөнир ике ел буена кесәсендә йөртә. Ә бүгенге көндә ул аларның дембель альбомында саклана.
Әлеге кулъяулык 730 көн буена Мөнир Хәйруллин белән бергә була. Әнисәне күз алдына китереп, Мөнир хәтта аның белән сөйләшә дә.
Бу кулъяулык хәзер дембель альбомында урын алган. Берничә килограмм авырлыктагы мондый китапны армия шартларында ясавы бер дә җиңел булмагандыр. Мөнир аны взводы белән бергә иҗат итә. Аңа хезмәт вазифасы буенча шәһәргә чыгып йөрергә рөхсәт ителә һәм ул взводка бәрхет һәм фольга алып кайта, ә бергә хезмәт итүче рәссамнар китапны бизәү өстендә эшлиләр.
- Ул чакта әле бәрхетне гомумән табып була торган түгел иде, ничек тапканмындыр – анысы сер, - дип сөйләде Мөнир Хәйруллин.
18 яшьлек Мөниргә армиягә чакыру кәгазе 1982 нче елның ноябрендә килә. Үзен балачакта: ”Армиягә бармасаң, сиңа бер кыз да карамаячак”, - дип куркытканнарын әле дә хәтерли.
Мөнир белән Әнисә 7 нче сыйныфтан ук бергә. Сыйныфташларның бер-берсен өзелеп яратуларын бөтен мәктәп белсә дә, кызлар барыбер Мөнирне тынычлыкта калдырмыйлар. Әнисә көнләшүен көнләшсә дә, егетен алып китәрләр дип бер дә курыкмый, чөнки аның мәхәббәтенә тулысы белән ышанган була.
- Ул 2 ел минем өчен иң кыены булды. Егетемне көттем, гел еладым. Минем өчен күктәге кояш сүнгән кебек булды. Әле хәзер дә шулай, ирем янымда булмаса, яктылык та юкка чыккан кебек тоела. 7 нче сыйныфта чакта аңа ничек гашыйк булсам, хәзер дә шулай ук яратам, - диде Мөнирнең тормыш иптәше Әнисә Хәйруллина.
Әнисәнең дус кызларыннан берәү дә үзләренең сөйгәннәрен армиядән шулай көтеп алмый. Әнисә белән Мөнир көн саен бер-берсенә 4әр бит хат язалар. Аена Мөниргә 3 сум акча бирәләр. Бер тиенгә ул 2 конверт сатып ала. Кайвакыт сөйгән кызының хатлары күз яшьләренә чыланган була. Әнисә үзенең Мөнирен шулай нык ярата.
- Аңа иртән дә, кичен дә хат яздым. Көнме ул, төнме – хатны почтага алып барып сала идем, - дип өстәде Мөнирнең тормыш иптәше Әнисә ханым.
Булачак ире Әнисәне чәчәк бәйләме һәм бер тартма конфет тотып каршылый. Ул көнне кыз училищеда була. Мөнир көтмәгәндә кайтып төшә. Егетнең хезмәттәшләре а л а р н ы ң м ә х ә б б ә т л ә р е “Титаник”тагы кебек иде диләр. Әлбәттә, бу мәхәббәт бәхетле кавышу белән тәмамлана.
Хәйруллиннар 45 елдан бирле бер-берсен күз карашыннан ук аңлап, бик матур итеп яшиләр. Ике ул турында хыялланган булганнар, ике оныклы булганнар, аларның берсе Давид исемле. Ул бабасын бигрәкләр дә ярата.
Б е р г ә л ә п у й н ы й л а р , автомобильләр һәм велосипедларны сүтеп җыялар. Әмма Давидка барыннан да бигрәк бабасының дембель альбомын актару ошый. Бер-ике иң яраткан фотосурәте дә бар аның. Классларында “Солдатка хат” конкурсы турында сүз чыккач, Давид мондый мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк - бабасының альбомын барысы да күрергә тиеш, дигән фикергә килә.
- Хәзер малайлар армиягә барудан куркалар. Ә мин барачакмын! Бабам кебек буласым килә, - дип әйтте Хәйруллиннарның оныгы Давид Мөхәммәтҗанов.
Киләчәктә нинди профессия сайларга икән, дип тә баш ватарга туры килмәячәк – Давид армиядә калачагын хәзер үк белеп тора. Ул да, бабасы кебек, үзенең дембель альбомын ясаячак.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев