Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Чүкеч» атлы герой якташыбыз

Махсус хәрби операция зонасында көрәшкән якташларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген без сезгә «Молот»-«Чүкеч» исеме астында дошманга каршы сугышкан батыр ир-егет турында сөйлибез.

41 яшьлек якташыбыз махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән агымдагы елның апрель аенда китә. Каты бәрелешләрнең берсендә аның аягы яралана,  умыртка сөягенә дә зыян килә.  Озак вакыт госпитальдә дәваланганнан соң ул өенә кайта. Бүгенге көндә дә дәвалануын дәвам итә. Сәламәтләнгәннән соң ул яңадан махсус хәрби операция зонасына китәргә ниятли.

«Чүкеч» Казанда туа. Аңа 3 яшь тулганда гаилә Биектау районына күчеп кайта. Кечкенәдән Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәргә кирәклеген белеп үскән егет мәктәпне  тәмамлагач та Армия сафларына хәрби хезмәткә китә. 2 ел дәвамында Псков өлкәсендә десантчылар  частендә хезмәт итә.  Демобилизацияләнгәннән соң 12 ел Казан шәһәрен су белән тәэмин итә торган оешмада (“Водоканал”) эретеп ябыштыручы булып эшли.  2023 елның апрель аенда ул  хәрби комиссариатка килә һәм махсус хәрби операция зонасына китәргә теләген белдереп контракт төзи. Гаилә әгъзалары  аның теләгенә каршы килми.

“Үз фикерем генә түгел, хәрби зонадагы барлык егетләр исеменнән әйтәм, безне анда китәргә беркем мәҗбүр итмәде. Акча өчен дә китмәдек, йөрәк шулай кушты. Ватаныбызга, аның чикләренә, аның бөтенлегенә куркыныч янаганда нинди ир-егет тыныч кына өйдә кала алсын ди. Анда җаныңны бирергә әзер торасың. Монда балалар, хатының, якыннарың. Ирек куйсаң дошман монда кадәр үтеп керергә мөмкин. Күз алдына китерүе дә куркыныч”, - ди «Чүкеч».

Август аенда солдат бик җитди яралана. Бүгенге көндә ул дәвалау курсын уза. Табиблар аңа бу чорның озакка сузылачагы турында турыдан-туры әйтәләр.  

 “Кайнар ноктадан чыккан вакытта безнең төркемне атакага тоттылар. Мин үз төркемемне алга җибәрү өчен арттарак калып бардым. Шул мизгелдә өскә ут яңгыры яуды. Каты яраландым. Гомерең кыл өстендә торган шундый мизгелләрдә Аллаһы Тәгаләгә ялварасың. Моңа кадәр үзләрен атеист дип йөргән  егетләр дә анда Аллаһка ышана башлый. Менә шул ышаныч ярдәм итә дә инде. Анда егетләр бер-берсе белән озак сөйләшеп тормыйлар. Алар ихластан барытик Аллаһ белән генә  сөйләшәләр. Андый атмосферада син бөтенләй башка кешегә әйләнәсең, тормышның мәгънәсен аңлый башлыйсың, моңа кадәр синең язмышыңа Аллаһ тарафыннан бирелгән һәр кыйммәтне башкача бәялисең. Тыныч тормышта без андый кыйммәтләргә игътибар да итмәгән булсак, сугышта алар күз алдына бөтенләй башкача килеп баса. Гомернең һәр мизгеле безгә бирелгән зур бүләк икәнен аңлый башлыйсың. Дөньяда бер генә йотым булса да  су йота алган мизгелләреңә Аллаһка мең рәхмәтләр укыйсың”, - ди «Чүкеч».

Бүген ул кайнар ноктада  көрәшүче һәр солдат турында, дуслары турында  уйлана. “Анда үткәргән һәр көн турында сериаллар төшереп булыр иде, - ди ул. - Адым саен өстеңә снаряд коела. Аның кыйпылчыклары җир өстенә генә төшми, һәрберебезнең тәненә үтеп керә. Анда язмышка язылганны күрәсең. Меңәрләгән солдат минем хәлдә көрәшә”.

«Молот» бүген үзенең һәр минутын гаиләсе янында үткәрергә тырыша. Аның ике улы бар. Өлкән улы тиздән Армия сафларына китәчәк. Аңа үрнәк - яраткан әтисе.

Чүкеч бик борынгы заманнардан чын ир-егетләрнең төп эш коралы булган. Күп гасырлар буена ныклык символы булып хезмәт иткән, сукканда   чыңлап торган чүкеч нинди генә тимерләрне бөкмәгән дә нинди генә тимерләрне үз ихтыярында биетмәгән. Безнең героебызгада да  тимердәй  ныклы ихтыяр көче бар. Исән-сау терелеп, аякка баскач, ул яңадан туган җирен сакларга кайнар ноктага әйләнеп кайту турында хыяллана.

 

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев