Чыршы авылы кешесенә бертуганының улын үтергән өчен хөкем карары чыгарылды
Биектау районы судында кеше үтерү турындагы эш буенча йомгаклау утырышы булды. Туганнар арасында низаг килеп чыга. Алар икесе дә исерек булалар. Үзара кычкырышу-талашу үтереш белән тәмамлана.
Кеше үтерү факты буенча җинаять эшен карап-тикшерүгә һәм аны судка тапшыруга өч ай вакыт китә. Олег Андреев кылган гамәлен шунда ук икърар кыла, чөнки аннан баш тартырга маташудан да бернинди мәгънә булмый. Чөнки җинаятьнең шаһиты була, ул - үтерелгән кешенең әнисе. Судта Андреев хөкем карарына мондый җинаять кылуына бары тик чын күңелдән үкенүен белдереп кенә йогынты ясый ала.
- Биектау районы прокуратурасы Биектау районының Чыршы авылында яшәүче, РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең беренче өлешендә күздә тотылган җинаять кылуда гаепләнүче 43 яшьлек ир-атка карата чыгарылган гаепләү нәтиҗәсен хуплады. Гаеплегә карата хөкем карары чыгарылды, - диде Биектау районы прокуроры ярдәмчесе Илдар Солтанов.
Хөкем карарын Биектау районы суды рәисе Рәис Гаязов чыгарды. Ул аны, эшкә кагылышлы барлык нечкәлекләренә тукталып, 40 минут бәян итте. Кеше үтерү бер-берсен күрәалмау һәм спиртлы эчемлекләрне артык күп куллану аркасында килеп чыккан. Һәлакәтле яңа ел төнендә үтерүче һәм аның корбаны бергә спиртлы эчемлекләр кулланалар. Аннары алар талаша башлыйлар һәм туганнан туган энесе абыйсының битенә суга. Ә моңа җавап итеп тегесе аңа берничә тапкыр пычак белән чәнчи, туганнан туган энесе шунда ук җан бирә.
- Мин әнисеннән гафу үтенәм, болай булуын теләмәгән идем. Ничек килеп чыкканын да аңлатып бирә алмыйм, - диде соңгы сүзендә хөкем ителүче Олег Андреев.
Хөкем ителүче үзенең гаебен танды. Үзен акларга тырышып, бөтен нәрсәдә алкоголь гаепле, әгәр дә мин аек булсам, мондый фаҗига дә булмас иде, диде.
- Суд Андреевны РФ ҖКның 105 нче маддәсе, 1 нче өлешендә күздә тотылган җинаять кылуда гаепле дип танды һәм аны, иреген чикләп, җәзаны каты режимдагы төзәтү колониясендә үтәү шарты белән 8 елга ирегеннән мәхрүм итте, - диде Биектау районы суды рәисе ярдәмчесе Эльвира Халитова.
Хөкем карары белән риза булмыйча, Андреев жалоба бирерме-юкмы, әле ул анык бер фикергә килмәгән. Аңа уйланырга 10 көн вакыт бирелә.
Эрнест АБДУЛАЕВ
БЕЛЕШМӘ
Узган ел Россиядә авыр һәм аеруча авыр җинаять кылган өчен хөкем ителүчеләр с а н ы а р т к а н . Т ө з ә т ү учреждениеләрендә җәза срогын тутыручыларның гомуми саны кимүгә карамастан, авыр һәм аеруча авыр состав буенча хөкем ителүчеләр саны арта һәм ул 2021 елда 67 проценттан артып китте. Кеше үтергән өчен хөкем ителүчеләр узган ел 19 %, көчләү һәм җенси мөнәсәбәттәге ирексезләү гамәлләре өчен - 4,8 %, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр өчен 23,2 %ка артты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев