БПЛА һөҗүме куркынычы вакытында нишләргә: МЧС киңәшләре
Әгәр БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителсә һәм сез бина эчендә булсагыз, түбән катларга — подвалга яки паркингка төшәргә кирәк. Лифттан файдаланырга ярамый.
Әгәр сез урамда булсагыз, якындагы бинага яки җир асты кичүенә кереп яшеренегез. Ачык мәйданда озак калмаска тырышыгыз.
Фатирда булганда тәрәзәсез бүлмәгә күчегез һәм күтәртүче стеналар арасында урнашыгыз. Гадәттә бу — ванна бүлмәсе. Идәнгә утырыгыз һәм тәрәзәләрдән ераграк торыгыз.
Беспилотник калдыкларын күрсәгез, аларга кагылмагыз. Алар куркыныч тудырырга мөмкин.
Әгәр сез БПЛАның фото яки видеосын төшерә алгансыз икән, материалларны полиция хезмәткәрләренә тапшырыгыз. Беспилотник турында 112 номеры буенча хәбәр итегез. Фото һәм видеоларны социаль челтәрләрдә тарату тыела — бу һөҗүмне төгәлрәк итәргә ярдәм итәргә мөмкин.
Әгәр һавада эленеп торган БПЛАны күрсәгез, туры күренеш зонасыннан читләшегез һәм ышык урын табыгыз. Аның янында рацияләр, кәрәзле телефоннар һәм GPS җайланмалар кулланырга ярамый. Бу аның эшенә йогынты ясарга һәм көтелмәгән нәтиҗәләргә, шул исәптән шартлауга китерергә мөмкин.
БПЛА һөҗүме һәм башка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләрне вакытында алу өчен «МЧС России» мобиль кушымтасын урнаштырыгыз.
#БПЛА #һәҗүмкуркынычы #МЧС #иминлек #гадәттәнтышхәл #гражданлыкоборонасы #куркынычсызлык
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев