Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районының 12 яшьлек яшүсмере үзенең дусты күзалдында һәлак була

Фаҗига бөреле авыл җирлегендә була. Әлеге хәл «Бөреле» бакчачылык ширкате территориясенә куелган видеокүзәтү камерасына эләгә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре сүзләренә караганда, яшүсмерләр мотоциклда йөриләр. Руль артына утырган малай артындагы пассажирның үз өстенә авуын һәм мотоциклдан егыла башлавын шәйләп ала. Малай мотоциклны туктата һәм дустының бик еш тын алуын күреп ала. Авыру яшүсмер коса башлый.

 19 сәгать 10 минутта диспетчерлык үзәгенә урманда бер яшүсмернең үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр итәләр. 6 нчы сыйныф укучысы Александр Волков кадет мәктәбендә белем алган. Ул яхшы билгеләренә генә укыган һәм физик яктан сәламәт бала булган. Үз сыйныфының командиры буларак, Саша һәрвакыт спорт ярышларында һәм кыр шартларында уздырыла торган җыеннарда катнашкан. Яшүсмернең туганнары сүзләренә караганда, мотоциклдан егылганда малай исән була. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү комитеты судмедэкспертиза билгеләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев