Артур Галимҗанов - көрәш буенча РФ һәм ТР чемпионы
Милли көрәш республикада иң популяр спорт төрләреннән берсе. Татарстан АССРда көрәш чемпионатлары һәм республика Беренчелеге 1960 нчы елдан бирле уздырыла. Көрәшнең әлеге төре белән Биектау районында да актив шөгыльләнәләр. Һәм, әйтергә кирәк, аның нәтиҗәләре дә уңышлы.
Таләпчән, әмма гадел остаз Илнар Шәяхмәтов үзендә тәрбияләнүчеләрне беренче дәресләрдән үк тәртипкә өйрәтә. Алан-Бәксәр мәктәбенең спорт залында аның җитәкчелегендә төрле яшьтәге 15 бала шөгыльләнә. Алар арасында әле күптән түгел генә Россия чемпионы исемен яулаган Артур Галимҗанов та бар. Бер атна дәвамында Артур ике титул алуга иреште. Башта ул көрәш буенча чемпион булды, аннары Россия чемпионы исеменә иреште.
- Син барысын да булдырачаксың дип, Артурны гел җиңүгә рухландырып тордым. Ул озын буйлы, куллары да озын - җиңү яулау өчен бөтен яктан килгән. Аңа бары күнегүләр белән генә шөгыльләнергә кирәк иде. Һәм менә нәтиҗә дә күз алдында - Артур Россия Беренчелегендә һәм Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңү яулады, - дип горурланып әйтте үзенең укучысы турында тренер Илнар Шәяхмәтов.
Келәмдә аның төп көндәше - Салават Садриев. Ул Артурдан 2 яшькә олырак һәм алар көрәш күнекмәләрен даими рәвештә бергәләп камилләштерәләр. Шунлыктан Артурның мондый югары үрләрне яулавы остазының һәм үзенең максатчанлыгы һәм тырышлыгында гына түгел. Сүз уңаеннан Салаватның республикада 3 нче урынны алуын әйтеп китү дә урынлы булыр.
- Артур белән эшләве рәхәт. Ул ничек эшләргә кирәклеген дә, үзенең максатларын да аермачык белә. Башкаларныкы кебек аның да хаталары була, андый чакларда алардан ничек котылырга кирәклеген аңлатам. Хаталар минем үземдә дә була. Менә шулай без аның белән икәү бергәләп барысына да ирешәбез, - диде көрәш буенча 2019 елда ТР Беренчелегендә бронза медаль алган Салават Садриев.
- Боларның барысы да миңа бик яхшы ярдәм итә, чөнки Салават миннән көчлерәк тә, авыррак та. Шунлыктан күбрәк тырышырга, көчне күбрәк сарыф итәргә туры килә. Ә үз яшемдәге көндәшләр белән мин җиңел көрәшә алам, - диде көрәш буенча 2022 елда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе чемпионы титулына ирешкән Артур Галимҗанов.
Артур 13-14 яшьлекләр арасында 75 килограммлы авырлыкта җиңү яулады. Бөтен илдән җыелган 50ләп иң көчле көрәшчеләрнең һәркайсы да аның урынында булырга хыяллангандыр. Әмма Алан-Бәксәрдән килгән тыйнак егет көндәшләренә мондый мөмкинлекне калдырмады.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев