Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Алдан кисәтеп куйсаң, үз вакытында чарасын да күреп була

Җирдә яз хакимлек итә, димәк, эшкәртелми яткан җирләрдә тагын балтырган баш калкытачак. Әлеге үсемлектән кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч яный, шунлыктан аңа каршы көрәшкә бюджеттан күп акчалар бирелә. Әмма шул ук вакытта бу икенче проблема китереп чыгара - балтырганны агулаганнан соң бал кортлары һәлак була. Ә нишләп алай була соң ул? Моңа юл куймас өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Әлеге сорауга җавапны без Биектау районы умартачылары һәм “Татарстан умартачылары” Региональ иҗтимагый оешмасы вәкиле Алмаз Шакировтан сорадык.

- Алмаз Зәкәриевич, яз җитте, димәк, бал кортлары да уяначак. Үсемлекләр чәчәк атканда аларга нинди куркыныч яный?

- Узган ел безнең райондагы авыл җирлекләре башлыклары балтырганнан котылу өчен аңа агу химикатлары сиптерә башладылар. Әмма агу химикатларының бал кортларына да, кешеләргә дә зарарлы булуын онытмаска кирәк. Ә моңа ничек юл куймаска соң? Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә куркынычлылык буенча өченче класска караган препаратлардан файдаланырга киңәш итәм, аларның зыяны кимрәк. Сүз бал кортлары турында гына түгел, гомумән алганда экология турында да бара. Кошкортларга, керпеләргә зыян килә, бал кортлары серкәләндерә торган чәчәкләр корыйлар. Табигатьтә бөтен нәрсә үзара бәйләнгән бит. Бал кортлары саны кими икән, үсемлекләр корый башлаячак, ә монысы хайваннарның һәлак булуына китерәчәк. Моны белеп торырга һәм аңларга кирәк. 2021 нче елда балтырганны агуламадылар, шунлыктан берәүгә дә зыян килмәде. Әмма галимнәр фикеренчә, зыян башта ук күзгә күренмәскә, тупланып килергә мөмкин. Бал корты эшкәртелгән үсемлеккә куна икән, аның иммунитеты акрынлап хәлсезләнә башлый, аннары ул авырый һәм үлә.

- Безнең районда бал кортлары агуланган очраклар булдымы?

- Ни кызганыч, булды шул. 2019 нчы елда безнең районда күп бал кортлары һәлак булды. 2020 елда да ике умартачылыкта югалтулар булды, тик монысында кимрәк иде. 2020 елда без әлеге темага умартачылар белән ешрак аралаша һәм Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кебек югары органнарга мөрәҗәгать итә башладык. Без бергә берләштек һәм бу нәтиҗәсез калмады. Ул вакыттагы бәла кабатланмасын иде инде.

- Ни өчен 2019 нчы елда мондый хәл килеп туды соң?

- Бу үзара килешеп эшләмәү һәм санитария нормаларын үтәмәү аркасында килеп чыкты. Басулар куркынычлылык буенча беренче класска караган агу химикатлары белән эшкәртелде. Аннары үсемлекләрне алар чәчәк аткан вакытта - көндез эшкәртергә ярамый. Чәчәкләрдә агу өч атна буе саклана, ә бу, үзегез аңлыйсыздыр, аз вакыт түгел һәм бал кортларына аннан зур зыян килә.

- Алмаз Зәкәриевич, бу мәсьәләдә, аңлавымча, аграрийларның умартачылар белән үзара аңлашып эшләүләре мөһим.

- Әйе, нәкъ менә шулай. Безнең ватсапта үз группабыз бар һәм хәзер без, барысы да хәбәрдар булып торсын өчен, кайсы вакытта һәм кайсы авыл җирлекләрендә нинди препарат белән эшкәртү уздырылачагы турында хәбәр урнаштырып торабыз. Сиптерүнең төп кагыйдәләреннән берсе - авылдан һәм сулыклардан кимендә 300 метр ераклыкта булу. Кисәткәннән соң умартачылар чарасын күрергә өлгерәләр.

- Монысы да үтәү өчен җиңелләрдән түгелдер?

- Әлбәттә шулай. Умартачылар әле моңа ияләнеп бетмәгәннәр. Бал җыю вакытында бер умарта чама белән 100 кг авырлыкта була. Аны күтәреп күчерү мөмкин дә түгел. Умарталарны капларга да була. Тик кызу көн булса, температура югары күтәрелеп, умарта эчендәге бал кортларының һәлак булуы ихтимал. Шуңа күрә төрле вариантлар уйлап табарга, килеп туган хәлгә карап эш итәргә туры килә. Балтырганнан да котылырга, бал кортларын да саклап калырга кирәк. Шулай да алдан кисәтеп куйсаң, нәтиҗәсез калмый.

- Алмаз Зәкәриевич, тәфсилләп аңлатуыгыз өчен Сезгә рәхмәт. Быелгы ел умартачылар өчен уңышлы булыр, дип өметләнәбез.

Әңгәмәне Галия ИЛДАРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев