Алар үзара аңлашып, авылны үстерү максаты белән яшиләр
Биектау районында үзара салым программасы буенча акча җыю эшләре актив алып барыла. Әлеге программа Татарстанда 2014 нче елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Халыктан җыелган акчаның һәр 1 сумына бюджеттан тагын 4 сум өстәлә. Шушы чара нәтиҗәсендә барлык авыл җирлекләрендә дә яңа объектлар төзелә, юллар ремонтлана, урамнар яктыртыла һәм башка күп эшләр башкарыла.
Айбаш авыл җирлегендә үзара салым программасында елның елында бөтен кеше дә диярлек катнаша, бүгенге көндә аларда акчаның яртысы җыелган да инде. Айбаш авыл җирлеге составына кергән алты авылда 600дән күбрәк кеше яши. Бу әллә ни зур сан түгел, шунлыктан җирлек өчен әлеге программа авылларны үстерү һәм барлык эшләрне тәртиптә тоту өчен әйбәт мөмкинлек булып тора.
- Үзара салым программасы ярдәмендә авыл җирлегендә биш җепселле электр кабеле сузылды, урам баганаларына лампочкалар эленде. Әлеге эшләрнең гарантиясе чыкканлыктан, аларны үз хисабыбыздан ремонтларга туры килә. Айбаш, Олы Көек, Кодаш авылларында ремонт эшләре планлаштырылды, - диде Айбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Сафиуллин.
Соңгы елларда биредә үзара салым программасы буенча суэтем башнялары, һәйкәлләр әйләндереп алынган, җир астыннан тибеп чыга торган чишмә сулы коеларга кое өйләре ясап куелган. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, Айбашта халык куллана торган төп су чыганагы нәкъ менә чишмәләр, шунлыктан аларга мөнәсәбәт тә бөтенләй башкача. Һәр авылда да коеларга бура ясалган.
- Үзара салымны мин бик файдалы программа дип саныйм. Юлларга асфальт җәелә, ут уздырыла, авыл өчен тагын бик күп файдалы эшләр башкарыла, - дип үз фикерен белдерде Энҗе Хәмитова.
Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, мондый программа - авылны үстерүдә, тәртипкә китерүдә ярдәмнең бер өлеше генә. Республикакүләм программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә җирлектә юллар салынды, яңа объектлар калкып чыкты. Әмма барыбер төп рольне җирлектә яшәүчеләрнең битараф булмавы уйный. Равил Рәкыйпович әйтүенчә, авыл халкының күпчелеге бу программаны күзгә күренеп тора торган ярдәм буларак кабул итә. Биредә халык ялкауланып ятмый, күпләр авылдагы әйберләрне дә үзләре төзиләр, буйыйлар, ремонтлап та куялар.
- Изге гамәлләрдә кеше үз теләге белән катнаша икән, аның өчен аларның әйбәт булып саклануы да кыйммәт. Без әнә юллар ремонтлыйбыз, әгәр дә кем дә булса бу эштә катнаша икән, ул инде бу юлдан чылбырлы тракторда яки пычракка каткан К-700 тракторында узып китмәячәк, - дип өстәде Айбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Сафиуллин.
Соңгы биш елда Айбаш авыл җирлегендә бер миллион сумга якын акча җыелган. Шундый алым белән авылга 5 миллион сум акча сарыф ителгән. Быел үзара салым акчасына урам баганаларындагы лампочкаларны алыштыру, юлларны тәртипкә китерү һәм су белән тәэмин итү челтәрен ремонтлау, картайган агачларны кисү, зиратларны чистартып, карап тоту планлаштырыла.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев