Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

2026 елда 55 предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектына кушылачак

Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты чараларын тормышка ашыру дәвам итә. Әлеге проект «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм программасының бер өлеше булып тора. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2026 елда программага тагын 55 оешма кушылырга ниятли.

Татарстан вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтүенчә, проектта катнашучы компанияләр уртача 20 миллион сум күләмендә икътисади нәтиҗәгә ирешә. Проект кысаларында предприятиеләр тәҗрибәле белгечләр ярдәме ала, алар хезмәткәрләрне укыта һәм заманча җитештерү алымнарын гамәлдә кулланырга ярдәм итә. Бу белем һәм күнекмәләр киләчәктә предприятиеләргә нәтиҗәлелекне арттырырга мөмкинлек бирә.

Әлеге программа дәүләт ярдәме чарасы булып санала һәм анда катнашу предприятиеләр өчен түләүсез. 2026 елда проектларны гамәлгә ашыру өчен дәүләт тарафыннан 142,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

2025 елда сакчыл җитештерү алымнарын кертүгә Татарстанның 33 муниципаль берәмлегеннән икътисадның реаль секторында эшләүче 87 оешма җәлеп ителгән. Проектта катнашучылар саны буенча Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләре алдынгылар рәтендә тора.

Гадәттә сакчыл җитештерү проектлары якынча алты ай дәвамында тормышка ашырыла. Узган елда 53 предприятие проектны уңышлы тәмамлаган, ә калган оешмалар эшне 2026 елда төгәлләргә планлаштыра.

Проектта катнашучылар белгечләр ярдәме белән җитештерү процессларындагы артык чыгымнарны киметәчәк, сакчыл җитештерү инструментларын үзләштерәчәк һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән яңа компетенцияләр алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новости татарстана