Күрше районда  зур тизлектә чокырга төшеп киткән «КАМАЗ» йөртүчесе һәлак булган
яналыклар

Күрше районда зур тизлектә чокырга төшеп киткән «КАМАЗ» йөртүчесе һәлак булган

Фаҗига Орск-Марий Эл трассасының 30нчы чакрымында булган.

Арча районында зур тизлектә чокырга төшеп киткән «КАМАЗ» йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Бу хакта Республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Бүген көндез Орск-Марий Эл трассасының 30нчы чакрымында йөк машинасы йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм юл кырыена төшеп киткән», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

 

Һәлакәттә машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат була. Фаҗига урынында белгечләр эшли.

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar


Нет комментариев